Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кабат Гыйрак белән хезмәттәшлекне булдырырга тели


Русия нефть табу тармагында Гыйрак белән кабаттан хезмәттәшлек итергә ниятли. Бу турыда Багдадка сәфәре вакытында Русия энергетика министры Сергей Шматко әйтте.

Сишәмбе «Лукойл» ширкәте белән Гыйракның нефть сәнәгате министрлыгы алдагы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барган. Хезмәттәшлек нигездә Гыйрак тәкъдим иткән шартларда үткәреләчәк, ди Шматко.

1996 елда Русиянең берничә ширкәте Гыйрак белән Көнбатыш Курна нефть коесын төзү турында 3,7 миллиард долларлык килешү төзегән иде. Әмма 2002 елда Сәддәм Хөсәен, Русия сөйләшенгән шартларын бозды дип, килешүне өзәргә булды.
XS
SM
MD
LG