Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долларга алмашка башка валюта киләргә мөмкин


Берләшкән Милләтләр оешмасының чираттагы хисабында финанс кризисының төп сәбәбе - дөнья валюталарының тотрыксыз булуында диелә. Моннан чыгып, белгечләр, тиздән доларны башка валюта алмаштыру ихтималы бар, ди.

Кытай белән Русия һәрдаим долларның тотрыксызлыгына зарланып килә. Әмма Берләшкән Милләтләр оешмасының долларга карата шик белдерүе әле беренче генә.

Докладта яңа система булдыру турында сүз бара. Ул Бреттон-Вуд килешүенә нигезләнә ала. Бу очракта төрле илләрнең үзәк банклары валюталар аермасын күзәтеп барачак. Шулай ук банклар үз валюталарының көчсезләнә баруын күрсә, аңа ярдәм итәргә тиеш була.
XS
SM
MD
LG