Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:23

"В контакте" халыкара мәйданга чыга


Сәхифәнең башкарма җитәкчесе Лев Левиев сүзләренчә, алар “vk.com” доменын сатып алган. Шунлыктан октябрь аенда “В контакте” чит илләрдә 12 телдә чыга башлыячак. “.ru” доменының координация үзәге башлыгы Андрей Колесников, “В контакте” сәхифәсенә яңа домен сатып алу кимендә 100 мең долларга төшә ала, ди.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, “В контакте”га аена 14 миллионга якын кеше керә. Аның төп көндәше “Одноклассники” – 12 миллион керүче, һәм “Мой мир@mail.ru” – 10 миллион керүче.

Дөньяда иң зур социаль челтәр саналган “Facebook” 65 телдә эшли һәм аңа аена 225 миллион кеше керә. “My Spaсe” челтәренең 130 миллион куланучысы бар.

XS
SM
MD
LG