Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:15

Башкортстан милициясе уяулыгын югалтканмы?


Милиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Клин районы аша үтеп барган “КамАЗ” йөк машинасын тоткарлаган. Анда 2,5 мең чамасы хәрби кирәк-ярак булган.

Кайбер хәбәрләргә караганда, әлеге машина Ижау ягыннан килгән. Өстәмә арба да тагылган “КамАЗ”да мылтыклар да, салкын кораллар да, башка хәрби кирәк-яраклар булган. Шунысы сагайта - әлеге йөктәге 120гә якын мылтык һәм башка корал бу машина йөге исемлегенә кертелмәгән.

Тагын бер нәрсә дикъкатьне җәлеп итә: әлеге йөкне озату өчен документлар Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе тарафыннан әзерләнгән. Монысына ачыклыкны тәфсилле тикшерүләр кертер.

Әле “КамАЗ” йөртүчедән сорау алулар башланган. Шикле йөкнең кайда һәм кемгә озатылуы хакында, тулы булмаса да, кайбер мәгълүматларны ул да бирер, мөгаен.

XS
SM
MD
LG