Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Татарстанга килеп эшләүче тау халыклары тормышына “Безнең гәҗит” тә игътибар итә. Мигрантларны халык та яратып бетерми, сораштырулар да шуны күрсәтә.

“Мигрант: акмы, карамы?” язмасын язучы Захри сүзләренчә, Татарстан халкы да кавказларны сөеп бетерми. Бервакыт җәмәгать транспортында бер хатын автобус йөртүче белән билет сатучыга “Өегездә утыра алмыйсыз мәллә?”, Русиягә кем кертәдер инде сезне?”, “Бөтенегезне дә моннан куарга кирәк!” дип кычкыра башлаган. Баксаң, билет сатучы әлеге ханымга ике сумга гына акчаны ялгыш биргән икән.

Захри фикеренчә, бу кешенең кыланмышларын Мәскәү скинхедлары күргән булса, үзләренең башлыклары итеп куйган булырлар иде. “Хәзер күп кеше шул ханым шикелле уйлый. Аларча, барысын да куарга, беркемне дә кертмәскә кирәк”, ди.

Автор исә Русия һәркемнең дә дәүләте, анда бөтен халыклар тигез хокуклы, дус яшәргә тиешләр дип әйтергә тели. Димәк, Татарстан халкына Дагыстанга, Үзбәкстанга барырга ярамый булып чыга. Чөнки ул халыкларның да безнең кебек фикерләп, куып чыгарулары бар, дип яза Захри.

Шунысы бар, мигрантларның күпчелеге Урта Азия илләреннән килә. Әмма кавказ халыклары (чечен, кабарда һ.б.) Русия ватандашлыгына ия.

Русиядә урысларны яраталар

Күптән түгел генә бөтенрусия фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, Русия халкының күпчелеге урысларга һәм башка славян халкына карата уңай мөнәсәбәттә. Гомумән, аларны илнең 31% халкы, ягъни Русиянең һәр өченче кешесе хөрмәт итә. Рейтингта икенче урынны украиннар һәм беларуслар тора. Халыкның 7%-ы европаларга (инглиз, француз, итальян, испан халыкларына) соклана икән. Халыкның 4%-ы гына адыгәй, әрмән, грузин, кабардаларны ярата, дип хәбәр итә тикшеренү үзәге.
Русияләрнең 3%-ы гына булса да, татарларга уңай мөнәсәбәт белдерә. Ә башкорт, мордваларга татарларга караганда да наз азрак эләгә. Сораштыручыларның 1%-ы бурят, яһүд, кытайларга һәм молдоваларга да уңай карый.

Русияләр кемне яратмый?

Ә азәрбайҗан, әрмән, грузин, дагыстан һәм чеченнарны русияләрнең 29%-ы өнәп бетерми. Икенче урында Урта Азия халыклары (таҗик, үзбәк, казаклар) тора. Алардан кала россияннар чегәннәрне, Балтыйк буе республикасы халыкларын яратмый.

Татар качаклары җитәкчеләрдән фатир сорый
Русия халкының Кавказ, Урта Азия халыкларын яратмавы дәүләт сәясәтендә дә чагыла. Бу турыда “Безнең гәҗит” тә искә ала. Захри язуынча, Русиядә аларны барысы да кысрыклый. Миграция хезмәткәрләре дистәләгән документ таптыртып, ришвәт сорый. Артыннан гади халык пычрак сүз ата, ди автор. Шулай ук, кара халык вәкилләрен поездларда, бигрәк тә ил чикләрен үткән вакытта бик каты итеп махсус тикшерәләр. Дөрес, ак йөзле кешеләргә әллә ни бәйләнеп тормыйлар.

Үз илеңдә олтан булу рәхәт түгел

Шунысы да бар, Урта Азия илләреннән Татарстанга күчеп кайтучы татарларга да караш уңай түгел, ди татар качаклары үзләре. Аларга фатир бирмиләр, күчеп кайтырга мәҗбүр булучы таныклыгын вакытында бирмичә берничә ел тилмертәләр. Татарстанда татар булып яшәр урынга үз урынын таба алмыйча йөрүчеләр дә бик күп. Качакларның әйтүенә караганда, аларга 140 елдан соң дәүләт фатир биреп бетерергә мөмкин. Фатир көтә-көтә яман шеш авыруы белән дә авырый башлаучылар бар икән. Дөрес, качаклар үз хокукларын даулап, канунга таянып мөрәҗәгатьләр дә кабул итә, җитәкчеләр утыручы биналар каршында пикетлар да оештырып карый. Каршылык чаралары һәрдаим диярлек булып тора. Әмма безне ишетмиләр, ди тарихи ватаннарында каңгырап йөрүче татар качаклары.

XS
SM
MD
LG