Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бизнес алып бару буенча Русия 120 урында тора


Дөнья банкы бизнес алып бару өчен иң кулай илләр исемлеген булдырды

Исемлеккә 183 ил кергән. Беренче бишлек былтыргыдан әллә ни үзгәрмәгән. Сингапур, Яңа Зеландия, Гонконг, АКШ, Британия илләре. Беренче унлыкка исә, Дания, Ирландия, Канада, Австралия һәм Норвегия кергән.

Русия бу исемлектә, былтыргыдан 2 баскычка түбән төшеп, 120 урынны алган. Элекке СССР илләре белән чагыштырганда, Русия дистәләгән илдән калыша. Мәсәлән Грузия исемлектә 11, Эстония 24, Литва 24, Әзербайҗан 38, Кыргызстан 41, Белорус 58, Казахстан 63 урында тора.


XS
SM
MD
LG