Accessibility links

Татар теленә ихтыяҗ юк


Мәүлетовлар гаиләсе
Мәүлетовлар гаиләсе

Омски өлкәсендә Муромцево районының Чуртанлы авылында яшәүче Хабибрахман абый, мәктәптә русча укытулары дөрес, өйдә татарча сөйләшкәч, балалар татар телен онытмас, ди.

Шушы елның май аенда янгыннан зыян күргән татар гаиләсе, шәһәр татар мохтариятенең аларга берникадәр ярдәм күрсәтүе турында хәбәр иткән идек.

Җилле, эссе көндә күршеләренең саксыз ут ягуыннан килеп чыккан янгын 9, 7 яшьлек һәм 1 яшь 5 ай, хәзер инде 1 яшь 8 айлык нарасыйлары булган Мәүлетовлар гаиләсен йорт-җирсез, кием-салымсыз урамда калдырды. Бу хәл май аенда Муромцево районының Чуртанлы авылында булган иде.

Май аенда мохтарият активы шушы авылга махсус барып, хәлне үз күзләре белән күреп, бераз ярдәм дә күрсәтеп кайткан иде. Июнь аенда Сабан туена баргач та алар Мәүлетовларга кием-салым һәм берникадәр акча тапшырдылар.

Мәүлетовлар хәзер яшәгән йортларында дога кылды

Янгыннан зыян күргән Мәүлетовлар гаиләсе файдасына җәй айларында кышкы киемнәр җыю оештырылган иде һәм шактый гына әйбер җыелды да.

Мохтарият активы күптән түгел яңадан Чуртанлы авылына барып, җыелган әйберләрне тапшырып, Мәүлетовларның хәлләрен белеп кайтты.

Бүгенге көнгә алар әле бура гына куя алганнар. Район һәм өлкә күләмендә төрле рәсми органнарга мөрәҗәгать итеп караганнар, 10 мең рубль акча социаль фондтан бирелгән. Хөкүмәт тарафларыннан булган бар ярдәм шул. "Кешедән әллә ни ярдәм көтеп тә булмый, һәркемнең үз тормышы, үз кайгысы. Туганнар бераз ярдәм итте", ди Хабибрахман абый Мәүлетов.

Кышка кадәр ишек-тәрәзәләр куеп, түбә астына керергә өметләнсәк тә, булмас ахры,- диләр Мәүлетовлар.

Мәүлетовлар сала торган йорт

Әлегә алар ерак туганнарының кечкенә бер бүлмәле өендә торалар. Ике уллары мәктәпкә йөри башлаган. Аларга кием, китаплар алырга да шактый акча тотылган. Әмма әлегә кышкы киемнәре җитеп бетми икән.

Сүз әкренләп мәктәп темасына күчте. Чуртанлы авылында хәзер башлангыч мәктәп кенә эшли. 5-нче сыйныфка инде балалар күрше урыс авылына йөриләр. Туган тел мәсьәләсенә килгәндә, биредә, саф татар авылында, татар телен укытмыйлар.

Хабибрахман абый Мәүлетов сүзләренчә, элек 7-нче сыйныфка кадәр татарча укыту булган, аннан 4-нче сыйныфка кадәр калдырылган. Хәзер укытучы рус авылыннан килгән һәм барлык фәннәр дә русча укытыла.

Халык бүгенге көн белән, иртәгәсен уйламый яши күрәсең. Авылда хезмәт хакы түләнә торган эш юк, мал тоталар, бәрәңге үстерәләр, сөтен, каймагын, җиләк-җимешен сатып балаларын укыталар. Ә татар теленә ихтыяҗ юк... Нигә укытмыйлар, сез үзегез сорамыйсызмы соң, дип сорыйм 9 яшьлек Замир Мәүлетовтан. "Укытмыйлар, без сорамыйбыз", ди ул. Ә аның 80 яшен тутырып килүче бабасы Хабибрахман абый, русча укытулары дөрес, аннан соң бит урыс авылына баралар, татар телен онытмаслар, өйдә сөйләшәбез бит, диде.

Балалар кунакка килгән апалар белән
XS
SM
MD
LG