Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: 09.09.09 сезне шатландырамы, әллә куркытамы?


2009 елның 9-нчы сентябрен Казан халкы төрлечә кабул итте.

- Мин моңа бик гади генә итеп карыйм. Кемгәдер булышыр, яисә кемгәдер начарлык китерер дип ышанмыйм.

- Элек без үскән вакытта андый нәрсәләрне уйлап та тормый идек. Хәзер елы, ае, көне бер төрле санга туры килгән көнне туйлар үткәрүләр гадәткә кереп бара. Ә быел 3 тапкыр 9 саны туры килгән көн ураза вакытында һәм атнаның чәршәмбе көненә туры килде.

- Ул турыда уйлаганым да юк. Мин андый әйберләргә ышанмыйм.

- Минем тормышымда 9 саны бернәрсә белән дә бәйле түгел.

- Өчесе дә бертөрле туры килгән саннар куркытмый. Андый көннәрдә, киресенчә, яшьләр туйлар ясарга тырышалар. Бик мактаулы ай.

- Андый саннар безнең гомердә бер генә тапкыр була бит инде. 2010, 2011, 2012 елда гына була да, аннан булмаячак бит.

- Мине шатландыра. Абыем хоккей уйный иде. Аның яраткан саны 9 саннары иде.

- Юк-барга ышанучылар өч мәртәбә 7 саны ул матурлык фәрештәсе, әйбәт сан, ә 9 саннарын әйләндереп куйсаң, алар алты санына әйләнә. Алты саннарын иблис, шайтан саны дип йөртәләр.

- Мин ышанмыйм андый нәрсәләргә. Көннәрнең барысы да Аллаһы Тәгаләнең көннәре, барысы да бертигез. Безнең халык элек-электән бик укымышлы булган. Көнбатыштан, әйтик, Германия, Франция илләренннән тузга-язмаган нәрсә кабул итеп, безнең халык мәҗүсигә кире кайтып бара.

- Безнең бүген футбол. Русия Англиядәге “Уэльс” такымы белән уйный. Русиянең җыелма такымы җиңәр дип ышанабыз.

- Бүген шундый кояшлы матур көн. Шатландыра, әлбәттә.

- Мәскәүдә бер елны 9 сентябрьдә Каширское шосседа йөздән артык кеше фаҗигага юлыкты.

- Минем бүген туган көнем. Миңа 33яшь. Мин бик бәхетле.

- Мин Алабугадан фәнни конференциягә килдем. Минем өчен тормыш дәвам итә.

- Бу саннарның туры килүе, миңа берничек тә тәэсир ясамый.

- Минем йолдызнамәгә 9 саны бәхетле сан, дип язылган.

- Бу көннәрдә теләк теләргә кирәк, туйлар ясарга кирәк, андый көннәр уңыш китерә, диләр.
XS
SM
MD
LG