Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүләк җиңел бирелми


Мигунова (с) тренеры Павлова белән
Мигунова (с) тренеры Павлова белән

Пекин Олимпиадасында медаль алучылар арасында Мәскәү Кирмәненә килеп, ишек таба алмыйча буталып йөреп, бүләкләүгә өлгермәүче спортчылар да булган, дип белдерә Елена Мигунованың тренеры Ольга Павлова.

Елена Мигуновага 25 яшь. “Ул өлгереп җиткән спортчы инде”, ди 8 елдан артык Еленаның тренеры булып эшләүче Ольга Павлова. Шулай да, Мигунованы Мәскәүгә бүләк алырга үзен генә җибәрмәгәннәр.

“Сез үзегез аңлыйсыз, ул югалып калырга мөмкин иде. Протокол бүлеге аша килешүләрне үтү кызның үзенә генә бик авыр булырга мөмкин. Икенчедән, Кирмәннең үзенә үтү дә бик җиңел генә түгел икән. Без “динамовчылар” булганга безнең белән эчке эшләр министрлыгы вәкилләре дә бар иде. Шулай булуга карамастан, җиңел генә үтә алмадык. Озата баручылары булмаганга, кайбер спортчылар бу бүләкләү чарасына барып җитмәгән. Алар тиешле капканы таба алмаган”, ди Павлова.

Алтынлыларга Медведев кулы, көмеш белән бакырлыларга Нарышкинныкы

Мигунова Пекин Олимпиадасында эстафета йөгерешендә көмеш медаль яулаган иде. Кирмәндә “алтынлы”ларның кулларын Медведев үзе кысса, калган спортчыларга бүләкне Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин тапшырган. Татарстаннан Гөлнара Галкина-Самитова (җиңел атлека), Дарья Шкурихина (художественная гимнастика), Гөлнара Хәсәнова (синхрон йөзү) Дуслык ордены белән бүләкләнгән.

“Ватанга фидакарь хезмәте өчен” ордены медаленең I дәрәҗәсенә волейболчылар Александр Косарев һәм Сергей Тетюхин, II дәрәҗәсенә йөгерешчеләр Екатерина Волкова һәм Елена Мигунова лаек булган. Пекин Олимпиадасында көмеш һәм бронза яулаучыларга Русия бүләкләрен, Павлова әйтүенчә, кичке 5-тә Нарышкин тапшырган.
Татарстан – спорт сөючеләр төбәге

Бу бүләкләү вакытында Елена Мигунова башка спортчылардан аерылып торган. Ул барлык спортчылар исеменнән сүз белән дә чыккан. Павлова әйтүенчә, Мигунова Татарстанның “Динамо” җәмгыяте вәкиле булуын һәм шулай ук иң спорт сөюче төбәкләрнең берсе – Татарстанда туып үсүен дә әйткән.

“Быелның октябрендә республика I Халыкара спорт форумы кунакларын кабул итәчәк. Без Казанда Дмитрий Медведев һәм Сергей Нарышкинны гына түгел, ә Олимпия хәрәкәте вәкилләрен, губернаторларны һәм күренекле спортчыларны да көтәбез. Олимпиада алдыннан гына түгел, ә Универсиада алдыннан да спорт безне берләштереп, спорт үсешенә зур этәргеч ясар, дип сөйләде Мигунова”, диде Павлова.

Павлова әйтүенчә, Елена Мигунова Казан университеты аспиранты буларак, әле күптән түгел генә “Профессиональ спортта килешү нигезендәге мөнәсәбәтләр” дигән китап язуда катнашкан. Ул китапны Нарышкинга бүләк иткән.

Мигунова Казан башлыгы бүләгеннән баш тарткан иде


Кирмәндә тапшырылган орденнар Пекин Олимпиадасында җиңүчеләргә соңгы бүләк булыр, мөгаен. Озакламый тренерларны һәм Русия төбәкләренең спорт өлкәсе вәкилләрен дә бүләкләргә тиешләр икән.

Тренерга бүләк дигәннән, Мигунова Олимпиадада җиңеп кайткач, Казан башлыгы тапшырган “Audi A4” машинасыннан баш тарткан иде. Чөнки бүләкләүгә аның хәзерге тренеры Ольга Павлованы түгел, ә беренче тренеры Резедә Шурыгинаны чакырган иделәр. Павлова бу күңелсезлекнең ничек төгәлләнүе турында сөйләргә теләмәде.

Елена Мигунова Мәскәү Кирмәнендәге бүләкләүдән соң ук Туниска ялга киткән.
XS
SM
MD
LG