Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Русияне сәяси борылышка этәргән шартлатуларга 10 ел тулды. Хакимиятне гаепләүчеләр юк ителде. Йортларны кем шартлатканы әле дә билгесез булып кала.

10 ел элек 9 сентябрьдә Мәскәүдәге йортларның берсендә төнлә, кешеләр йоклаганда көчле шартлау булды. 94 кешенең гомере өзелде, 250-ләп кеше яраланды.

Аңа кадәр 5 көн элегрәк кенә илнең көньягындагы Буйнакски шәһәрендә хәрбиләр йортын шартлатуда 64 кеше һәлак булган иде.

Соңрак Мәскәүдә һәм Волгодонсида да шуңа охшаш шартлаулар кабатланды. Аларда 130-лап кеше үлде. Барлык бу шартлауларның корбаннары 300-дән артып китте.

Без әниебез сәясәт өчен корбан ителде дигән фикергә килдек. Бу фикерне бары тик обьектив тикшерү генә үзгәртә ала
Авыру президент Борис Ельцин тирәсендәге хакимият өчен көрәштән интеккән илне курку шаукымы биләп алды. Хакимият шартлаулар өчен чечен гыйсъянчыларын гаепләде.

Ул чакта премьер-министр вазифасына әле генә билгеләнгән Владимир Путин чечен сугышчыларын кайда күрсә, шунда манчырга вәгъдә итте.

“Һава аланында булсалар, һава аланында. Гафу итегез, бәдрәфтә очратсак, без аларны бәдрәфтә дә манчыячакбыз”, - диде Путин.

Путин үзенең төрмә телендә сөйләмен ул чакта шулай итеп беренче мәртәбә күрсәтте һәм ил халкы аның бу сүзләрен бик нык хуплап кабул итте.

Күп тә үтмәде, Путин Икенче чечен сугышын башлады. Халык арасында аның абруе үскәннән-үсә барды.

Сәяси аналитик Владимир Прибыловский бу шартлатулар моңарчы беркем диярлек белмәгән бюрократка берничә ай эчендә президент кәнәфиенә утырырга ярдам итте ди.

Владимир Прибыловский
“Нәкъ менә шул шартлаулар вәзгыятьне беркем белмәгән премьер-министр файдасына үзгәртте. Мин Путинны җиңүгә 2 нәрсә китерде дип әйтер идем. Башта шартлаулар, аннан соң террорчыларны бәдрәфтә манчу турында әйткән сүзләре”, - ди Прибыловский.

1999 елгы шартлауларга бәйләп илнең көньяк төбәгеннән 6 мөселманны төрмәгә яптылар. Әмма ул шартлаулар мәсьәләсе әле дә чишелмәгән килеш кала бирә.

Шул ук вакытта кайберәүләр шартлауларны Федераль иминлек хезмәте ФСБ үзе оештырган ди.

Әмма мондый гаепләүләр ташлау шактый куркыныч нәрсә. Бу фикерне куәтләүчеләрнең икесе инде үтерелде. Тагын берсен Себер төрмәсенә тыктылар. Үзе әйтүенчә, бу аңа шартлатуларны тикшерү мөмкинлеге бирмәү өчен эшләнгән.

Мәскәүдәге шартлауларның берсендә аналарын югалткан 2 кызтуганның адвокаты Михаил Трепашкин аларның эше мәхкамәдә каралыр алдыннан гына минем машинаны милиция туктатты ди.

Михаил Трепашкин
"Машинаны 2 мәртәбә тентеделәр, берни дә тапмадылар. Әмма машинаны инде япканда гына пистолетлы букча ташладылар. Әй, кире алыгыз, бу минеке түгел дим. Алар әһә, менә пистолет таптык дип мине кулга алдылар һәм шактый озакка ябып куйдылар. Төгәлрәк әйткәндә, мин 4 ел, 1 ай һәм 8 көн төрмәдә булдым. Мине бик кырыс шартларда тоттылар, азапладылар һәм мыскылладылар”, - ди Трепашкин.

Элекке ФСБ хезмәткәре Трепашкин әйтүенчә, аңа, әгәр дә шартлауларны тикшерүдән баш тартса, гаепләүне бетерергә дә вәгъдә иткәннәр.

Агуланган Литвиненко үләр алдыннан
Шартлатулар өчен хакимиятне гаепләгән элекке КГБ хезмәткәре Александр Литвиненко исә 3 ел элек Лондонда агулап үтерелде. Литвиненконы яклаучылар аны шартлаулар өчен ФСБны гаепләгәнгә күрә үтерделәр ди.

“Русияне шартлату” исемле китапны Литвиненко белән бергәләп язган тарихчы Юрий Фелтинский “Ышанасызмы, хәтта ФСБ версиясендә дә, ә Икенче чечен сугышы шул шартлаулар белән бәйле рәвештә башланды, бер генә чечен да юк”, - ди.

Фелтинский 1999 елның августына кадәр ФСБны җитәкләгән Путин шартлату планнарын белгән булырга тиеш ди.

Бу версияне хуплаучылар шартлаулардан соң хәрабәләр артык тиз чистартылды, тиешенчә тикшерү үткәрү мөмкинлеге калдырылмады диләр. Алар шулай ук шартлаулар өчен җаваплылыкны чечен гыйсъянчыларының үз өсләренә алмавын да искә төшерәләр.

Әмма иң сәер вакыйга Мәскәү шартлауларыннан соң күп тә үтмәстән Рязаньдә булды. Сентябрь ахырында андагы бер йортта яшәүчеләр үз йортлары янында сәер бер машина күреп милиция чакыра.

Милиция килеп йортның базында шартлагыч матдә тутырылган, детонаторга тоташтырылган капчыклар таба. Детонатор сәгатенә караганда, ул икенче көнне иртән шартларга тиеш була.

Милиция тикшерүе капчыкларга нәкъ Мәскәүдәге шартлауларда кулланылган һексоген дигән шартлучан матдә тутырылган булуын күрсәтә.

Николай Патрушев
Әмма 2 көн соңрак милиция кулга алуларга әзерләнгәндә генә, ФСБ башлыгы Николай Патрушев телевидениегә чыгып чынлыкта ул капчыкларда шикәр комы гына иде, без бу чараны халыкның уяулыгын тикшерү өчен генә оештырдык дип белдерә.

ФСБ баздагы барлык дәлилләрне тиз арада юк итә.

Трепашкин һәм башкалар, ФСБ бу чараны террорга каршы күнегү буларак түгел, ә йортны чынлап та шартлату өчен әзерләгән булган ди.

Хакимият йортларны шартлатуларны тикшерүдән баш таркач, депутатларның бер кечкенә генә төркеме тикшерү өчен үзләренең бәйсез комитетын төзеде. Әмма комитетның рәис урынбасары Сергей Юшенков 2003 елда үз йорты янында атып үтерелде.

Үләр алдыннан Юшенков Азатлык радиосына комитет тапкан дәлилләр Русия махсус хезмәтләренә күрсәтә диде.

“Бик зур мөмкинлекләргә, серләргә ия булган бу махсус хезмәтләр җәмәгатьчелек фикерен дә бутый ала, төрле ярамаган гамәлләр белән вакыйгалар агышын үзләре теләгән якка бора ала”, - диде Юшенков.

Хәзер инде ул шартлаулар өчен җаваплыларның табылачагына бик азлар гына ышана.

Ул фаҗигаләрдә аналарын югалткан, тишерү өчен адвокат Михаил Трепашкинны яллап караган Татьяна һәм Алена Морозова былтыр президент Дмитрий Медведевка ачык хат язды.

Анда “Без әниебез сәясәт өчен корбан ителде дигән фикергә килдек. Бу фикерне бары тик обьектив тикшерү генә үзгәртә ала”, - диелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG