Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:09

Яшьләр арасында телевизор караучылар кими, интернетка керүчеләр арта бара. "Яшьләр интернет аша берләшсә, оешмалар булдырса, татар халкы да, Татарстан да алга китәр иде", ди Рафаил Хәкимов

Татар яшьләре интернетта дәүләт идеологиясе, ягъни берьяклы фикер юк дип уйлый. Казан дәүләт университеты студенты Айрат авыл егете. Ул ТНВ, НТВ, “Беренче” һәм “Спорт” каналларын карый. Үземә кирәк мәгълүматны күп очракта интернеттан табам, ди.
“Телевидениедә берьяклы сәясәт кенә алып барыла. Интернетта башка чыганак хәбәрләрен карап, хакыйкатькә якынрак булган мәгълүмат табарга була”, диде Айрат.

Ничек кенә булмасын, бүген яшьләр телевизорга караганда интернетны барыбер күбрәк үз итә. Югары уку йорты студенты Линар фикеренчә, телевидениедә сәяси тапшырулар бик күп. Ә кешенең музыка тыңлыйсы килә икән, интернет моңа юл ача. Еракта яшәүче дуслар белән дә аралашып була. Гомумән, телевидение интернет белән ярыша алмый инде. Пәрәвез күпкә алда.

Дәүләтнеке булмаган каналларга игътибар зуррак

Яшьләрнең күпчелеге дәүләтнекенә караганда, дәүләтнеке булмаган бәйсез телевидение каналларын үз итә. НТВ каналы турында аерым әйтергә кирәк. Яшьләр әлеге каналдан бәйсез хәбәрләр, тапшырулар карарга ярата. Әмма шунысын да исәпкә алырга кирәк, яшь буын сәяси яңалыкларны бөтенләй карамый дип әйтеп булмый. Мәскәү вакыты белән кичке сәгать тугызда чыккан ярты сәгатьлек “Беренче” канал яңалыкларын күзәтеп барырга тырыша алар. Студент егет Линар да “Беренче”нең яңалыкларын карап бара икән.

“Яңалыклар, фильмнар гына карыйм. Калганында хөкүмәт кушканны гына күрсәтәләр. Әллә анда эшләүче кешеләр дөреслекне күрсәтәселәре килми, әллә аларны мәҗбүр итәләр. Юкса, кемдер эшеннән, йә башыннан колак кагырга мөмкин”, ди Ленар.

ТНВ-ны кемнәр карый?

Яшьләр әйтүенчә, алар татар-урыс телләрендә эшләүче ТНВ каналын еш карамыйлар. Казан дәүләт университетының хокук бүлеге студенты Ләйсән ТНВ каналын яратып бетерми. Анда күбрәк сериаллар күрсәтсеннәр, татар җырларын яңгыратсыннар иде, ди Ләйсән.

Интернет аша бердәмлеккә

Сәясәтче Рафаил Хәкимов әйтүенчә, татар халкы интернетны дөрес итеп файдалана белергә тиеш. Чөнки интернет татарларның берләшүенә зур мөмкинлек тудыра.

Рафаил Хәкимов
“Татарлар бөтен дөньяга таралган, шуңа элемтәләр урнаштыру өчен интернет бик уңайлы. Яшьләрнең интернетны өйрәнеп, анда эшләп дөрес эшли. Бөтен дөньядагы кебек безнекеләрнең дә интернетны белүе мине бик сөендерә. Интернет аша татар бердәмлеген дә оештырып була. Фестивальләр, җыеннар аша гына моңа ирешеп булмый. Әмма аларны уздыру да әйбәт. Әмма чаралар уза да китә, ә интернет белән көн дә аралашып була. Менә яшьләр интернет аша берләшсә, оешмалар булдырса, татар халкы да, Татарстан да алга китәр иде”, ди Рафаил Хәкимов.

Сәясәт белгече, тарихчы Хәкимов та яшьләрнең интернетка омтылуларын телевидениедә берьяклы сәясәт алып барудан күрә. Чөнки Русия сәясәтен рәсми каналлардан аңлап булмый, аларның берничә ел үткәч кенә асылына төшенә башлыйсың. Ә интернет ирекле, ди Рафаил Хәкимов.

"Левада үзәге"нең социаль-сәяси тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Борис Дубин фикеренчә, телевизор карамаучылар 24 яшькә кадәр булган яшьләр арасында нык арткан. Сораштырулар күрсәткәнчә, яшьләрне телевидениедә гел кабатланып торган сәяси яңалыклар, концертлар, сериаллар көннән-көн азрак канәгатьләндерә.

Яшьләрнең телевидение тапшыруларыннан сәяси мәгълүмат алу теләге юк, киресенчә, мәхәббәт һәм гаилә, фән, техника, спорт, секс турындагы тапшырулар, чит ил фильм, сериалларын карыйсылары килә, дигән нәтиҗәгә килгән "Левада үзәге".

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG