Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры сезонын ача


Спектальдән күренеш
Спектальдән күренеш

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры үзенең 20-нче театраль сезонын ача. Юбилей сезон Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе белән башлана.

“Бу спектакльнең режиссёры Булат Бәдриев та, рәссамы Булат Ибраһимов та Татарстаннан. Биюләрне Русиянең атказанган артисты Сергей Тишков куйды. Спектакльнең төп идеясе – яныңда очып йөргән тургайны күрми, һавадагы торнага үрелү”, дип сүзен дәвам итте театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер, театрның сәхнәсе техник яктан заманча җиһазландырылганлыктан, спектакль төрле сәхнә эффектлары белән дә тулыландырылган. Спектакльга Казаннан кунаклар да көтелә икән.
Рөстәм Абдуллаев


“Премьерага автор Ркаил Зәйдулла, Г.Камал театры директоры Шамиль Закиров һәм театр белгече Нияз Игъламов килер дип көтелә”, диде Рөстәм Абдуллаев.

20 ел эшләү дәверендә театр яңа театраль сезонын үз бинасында беренче тапкыр ача. Моңа кадәр театрда төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, театраль сезоннар төрле театрлар сәхнәсендә ачылып килде.

11 сентябрьдә Оренбурда Русия һәм Казакъстанның 6-нчы регионара форумы үтәчәк. Бу көнне театр тамашачыларга “Банкрот” спектаклен күрсәтә, залга керү ирекле булачак.

Тагын бер яңалык – 22 августтан башлап һәр шимбә көн Татарстанның “Яңа гасыр” телеканалы аша “Яшәсен театр!” тапшыруында Оренбур театры Һәм артистлары турында киң күләмле тапшырулар чыга башлады.
Оренбур театры труппасы
XS
SM
MD
LG