Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Венесуэла Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды


Венесуэла президенты Уго Чавес белдерүенчә, әлеге ил Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таный.

Русия башлыгы Дмитрий Медведев белән очрашуда Уго Чавес тиздән Каракасның Сухуми һәм Цхинавал белән дәүләтара сөйләшүләр алып бара башлаячагы турында әйтте.

Медведев әлеге карарга килүе өчен Чавеска рәхмәтләр белдерде. Венесуэла Русия белән Никарагуадан соң, Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танучы өченче ил булды.

XS
SM
MD
LG