Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Баһаутдинов Енисейны йөгәнләгән


Илдар Баһаветдинов
Илдар Баһаветдинов

Саян-Шуш гидростанциясендәге фаҗига тагын да зуррак афәткә әйләнмәсен өчен биш каһaрмaн кеше су агымын үзгәрткән. Араларында татарлар да бар.

17 август иртәсе Черемушка яшәүлеге өчен фаҗигале көн. Дөньякүләм гидроэнергетиканың мондый казаны күргәне булмаган. Бәла турбина капкачының ачылуы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Станция җитәкчеләре әнә шул фикердә. Хәзер тикшерү эшләре бара. Аны 15 сентябрьгә төгәлләргә исәплиләр. Нинди генә фаразлар расланса да, һәлак булган кешеләрнең гомерләрен кайтарып булмаячак.

“Рус-Гидро” ширкәте вәкилләре әйтүенчә, төзекләндерү эшләре 10 миллиард сумга төшәчәк. Станциянең өч гидроагрегаты тулысынча җимерелгән. Шулай да, декабрь аенда ук ике агрегатны эшләтеп җибәрергә уйлыйлар. Моның өчен дөньядан җыелган ике меңнән артык кеше тырыша.

Алдынгы инженер, 30 ел әлеге ширкәттә эшләгән татар кешесе – Илдар Баһаутдинов һәм аның хезмәттәшләре ташкынны туктатмаса, дистәләрчә авыл, кешеләр Енисей елгасына агып китәр иде.

Баһаутдинов сүзләренә караганда, 17 сентябрь иртәсендә планерка үткәргән вакытта станциядә ут сүнгән һәм җимерелгән тавышлар ишетелгән. Түбәгә менеп карау белән, икенче су агрегатындагы фонтанны күргәннәр.


Андый вакытта һәрбер секунд та кадерле. Мондый хәтәр мизгелдә бик мөһим һәм дөрес карар кабул итү, бөтен кешенең дә кулыннан килмидер. Иң беренче итеп алар өстәге машина залына керә торган су юлын ябалар.

Шуның белән инженер Баһаутдинов, турбина цехы урынбасары Евгений Кондратцев, слесарьлар Александр Чесноков, Радик Гафиуллин, Александр Катайцев гидростанцияне зуррак афәттән саклап калалар.

Су юлын бары тик өч юл белән генә ябарга мөмкин. Беренчесе - ачкычлар ярдәме белән. Ләкин ул җирне инде су баскан була. Икенчесе - автоматика ярдәмендә. Аны җибәрергә өлгермиләр. Өченчесе - олпат буаны мануаль ябу, ягъни капкачларны кул белән борып төшерү. Бу очракта иң дөрес юл шул булган.

Алар өскә күтәрелеп, машина залыннан качучы хезмәткәрләре белән тимер ишекне ватып, су ташкынына чыккан. “Капкачларны тизрәк төшерергә дә була иде, ләкин алай итсәк зуррак җимерүләргә китерер иде. Шуның өчен әкрен генә төшердек. Төшергәннән соң, саклагычтан су агып чыкмасын өчен, аның юлын яптык”, ди Баһаутдинов. Әгәр алар моны эшләмәгән булса, елга агышында астарак яткан Майна гидростанциясе дә җимерелгән булыр иде.


Илдар Баһаутдинов тумышы белән Новосибирскидан. Ул Новосибирски дәүләт техник университетының электроэнергетика факультетын тәмамлаган.

Казанда яшәүчеләр, Саян фаҗигасен йөрәкләренә якын алды. Түбән Кама гидростанциясенең ничек эшләве белән кызыксынучылар артты. Андагы су биеклеге үзгәрү турында сүзләр күптән йөри инде. Станция белгечләре әйтүенә караганда, Түбән Кама сусаклагычында иминлек чараларына җитди игътибар бирелә. Турбиналар, суүткәргечләр тирәсендә күзәтү өчен видео камералар куела.

Татарстан гидростанциясе белгечләре Енисейдагы һөнәрдәшләренә ярдәм итәргә әзерлек белдерде. Илдар Баһаутдинов, Радик Гаффиуллин турында өстәмә мәгълүматлар белергә теләүчеләр бик күп. Алар бу шәхесләрнең кайда туып үсүләре белем алулары, гаилә тормышлары белән дә кызыксыналар.

Әгәр дә бу кешеләр турында күбрәк белүчеләр табылса, Азатлык радиосы аша элемтә урнаштыру мөмкин булыр иде. Фаҗигале вакыйгаларга үзләренең кыюлыгын һәм салкын акыл белән фидакарьлек күрсәтеп, кирәкле һәм дөрес чаралар күргән татар кешеләре игътибарга һәм хөрмәткә лаек булырга тиештер.
XS
SM
MD
LG