Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 18:59

Чит илдәге Рус православ чиркәве генерал Андрей Власовны Русиягә хыянәт иткән сатлыкҗан дип атаучылар белән килешми.

Чит илдәге рус православ чиркәвенең Әрхәрәйләр җыены үзенең сентябрь утырышларында чиркәү тарихчысы Георгий Митрофановның «Русия фаҗигалары. ХХ гасыр тарихының “тыелган” темалары” исемле китабы мәсьәләсен карады.

Чиркәү әлеге китап, бигрәк тә аның генерал Власов турындагы өлеше тирәсендә купкан кайнар бәхәскә борчылу белдерә.

“Власовчылар” дип аталучылар, ягъни Рус азат итү гаскәренә нигез салган хәрәкәткә керүчеләр бик зур фаҗигага дучар булган. Ни генә булмасын, аны мөмкин кадәр алфикерсез һәм объектив бәяләргә кирәк. Шундый фикерләүдән башка тарих фәне сәяси публицистикага әйләнә. Узган гасырның хәлиткеч елларында Русиядә һәм Русия белән булган хәлләрне яхшырак аңлар өчен тарихи вакыйгаларны аклы-каралы гына бәяләүдән котылырга кирәк дип уйлыйбыз. Бу вакыйгалар шул кадәр катлаулы, каршылыклы һәм күп катламлы булган, шуңа күрә аларны бер генә сүз-билгеләмә белән бәяләүнең уңышсызлыкка дучар булачагы алдан ук билгеле. Аерым алганда генерал А.А.Власовның гамәлләрен сатлыкҗанлык дип бәяләү ул чактагы вакыйгаларны өстән генә уйлап гадиләштерү дип саныйбыз” диелә Чит илдәге рус православ чиркәвенең рәсми интернет сәхифәсендә.

Анда шулай ук читтәге русларның, шул исәптән Рус азат итү гаскәрендә катнашканнарның генерал Власовны тарихи Русияне аякка бастыру өчен алласыз болшевизмга каршы көрәш символы итеп күрүе турында әйтелә.

Генерал Власовка һәм власовчыларга ул чактагы шартларда башкача эш итәргә мөмкин булганмы дигән сорауга килгәндә, “Без киләчәктә рус тарихчылары ул чактагы вакыйгаларга гаделрәк һәм тарафсызрак карар дип өметләнәбез”, - диелә.

“Генерал Власов һәм аның тарафдарлары Русиягә хыянәт итүчеләр булганмы дигән сорауга без юк, һич тә дип җавап бирәбез. Аның барлык гамәлләре нәкъ менә Ватан өчен булган, ул большевизмның җиңелүе көчле Русиянең яңаруына китерер дип өметләнгән”, - ди әрхәрәйләр җыены.

Элекке совет генералы Власов 1942 елда әсир төшеп Рус азат итү гаскәрен оештыра. Алар совет гаскәрләреннән басып алынган җирләрдә нациларга ярдәм итә.

Мәскәү патриархаты иске рус мөһәҗирләренең Власовка уңай каравын әйтеп, Чит илдәге рус православ чиркәвенең Әрхәрәйләр җыены белдерүе алар өчен әзерләнгән булырга мөмкин ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG