Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

«Ростехнология» «КамАЗ»ны үзенеке итмәкче


«Ростехнология» «КамАЗ» ширкәтенең төп акцияләрен үзенә алырга уйлый. Дәүләт корпорациясе «Тройка Диалог» ширкәтеннән «КамАЗ»ның 13% акциясен сатып алса, үз максатына ирешә алачак.

Әлегә «Ростехнология» машина ширкәтенең 37,8% акцияләре белән идарә итә.

«Тройка Диалог»тагы акцияләр 300 миллион доллар дип бәяләнә.

13% акция 300 миллион доллар торса, «КамАЗ»ның барлык акцияләре 2,5 миллиард долларлык кыйммәткә ия булып чыга.

XS
SM
MD
LG