Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Универсиадага өстәмә 4 миллиард сум бирелә


Федераль үзәк 2013 елгы Универсиаданы үткәрер өчен өстәмә 4 миллиард сум бирә.

Бу турыда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашуында әйтелде. Республика башлыгы Путинны Универсиадага әзерлек эшләрен карар өчен Казанга чакырды. Шәймиев сүзләренчә, бүген бу тармакта эшләр җайга салынган.

Билгеле булганча, Универсиада 70% федераль үзәк хисабына үткәреләчәк. Әлегә республикага 7 миллиард сумга якын акча күчерелгән.

Президент сүзләренчә, кризис республиканың социаль тармагында әллә ни каты сизелмәгән. Шулай да Шәймиев, бүген Татарстан икътисадый авырлыклар кичерә, ди.

XS
SM
MD
LG