Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:39

Ренат Мөслимов: «Тиздән нефтьнең мичкәсе 300 доллар торачак»


Нефть табу тармагына яңа технологияләр кертелмәсә, киләчәктә аны чыгару бөтенләй туктап кала ала. Бу турыда президентның нефть табу буенча ярдәмчесе, КДУ профессоры Ренат Мөслимов әйтте.

Аның сүзләренчә, җиңел нефть байлыклары көннән-көн саега. Шуңа күрә тиздән җиңел чималны табуы авыр булган битум нефте алмаштырачак. Аның күләме гадәти җиңел нефтька караганда 4 тапкырга артыграк.

Мөслимов сүзләренчә, андый авыр нефтьне табу чыгымнары үсәчәк һәм шул сәбәпле тиздән кара алтынның мичкәсе 200-300 доллар торырга мөмкин. Әлеге белдерүен ул Казанда узган фәнни-тикшеренү җыенда ясады.

XS
SM
MD
LG