Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырданнан чукындыручылар куылды


Бу көннәрдә Чуашстанның Шыгырдан авылына бер җиңел машина белән христиан дәгъвәтчеләре килгән иде. Алар үзләре белән татар телендә затлы итеп эшләнгән христиан әдәбияты да алып килгән булганнар. Бу китапчыкларның бер өлешен таратырга да өлгергәннәр.

Коръәнгә һәм башка мөселман дини китапларына охшатып эшләнгән, христиан дини терминологиясен дә мөселманныкы белән биргән әлеге китаплар халыкта әлләни кызыксыну уятмаган.

Миссионерлар Шыгырдан урамнарында, эш белән мәшгуль булган халыкны озак дәгъвәләп йөри алмаганнар. Авыл халкы аларның машиналарын чорнап алып, юлларын кискән. Шыгырданнар Чуашстан мөфтие белән элемтәгә кереп, Рамазан аенда, чиста мөселман авылында, христиан динен дәгъвәтләп йөрүчеләр белән ни эшләргә кирәклеген белешкәннәр.

Чуашстан мөфтие исә, кануннарны бозмыйча гына эш итәргә чакырган. Шыгырданнар, мөфти сүзен игътибарга алып, христиан дәгъвәтчеләрен милиция кулына тапшырганнар. Милиция исә дәгъвәтчеләрне килгән юлларына - Казанга озаткан.

Христиан тәгълиматын татарлар арасында таратып йөрүчеләр хәзер шактый. Араларында яңа чукынган татарлар да күп. Русия праваслау чиркәвенә караган атакай Даниил Сысоев Мәскәүдә яңа чукынган татарлардан бер мәхәллә дә оештырган. mission-center сәхифәсендәге Даниил атакай сүзләренә караганда, чукынган татарлар бик күп икән.

Пәрәвездә яңа чукынган татарлар өчен сәхифәдә эшләп килә. Анда татарча келәүләр, “татар изгеләре” һәм башка бик күп мәгълүматлар алып була.

Шул ук вакытта, дәүләт органнары белән эшләү буенча Татарстан мөфтиенең урынбасары Вәлиулла Якуб, күптән түгел “Азатлык”ка: “Тәҗрибә шуны күрсәтә, татарлар күбрәк харизмат секталарга, экзотик шәркый культларга китә. Безгә православие алар белән чагыштырганда куркыныч түгел”, дип белдергән иде.

Куылучылар беренчеләр түгел

Шыгырданнан исә дәгъвәтчеләрне куу очрагының бу беренчесе генә түгел. Берничә ел элек, Шыгырданга Ульян якларыннан бер төркем “мөселман” дәгъвәтчеләре кайткан булган. Татарларга хас булмаган, моннан 200 ел элек барлыкка килгән, Габделваһһаб исемле чүл гарәбе тәгълиматы тарафдарлары булганнар әлеге миссионерлар. Аларны да шыгарданнар милиция ярдәмендә Ульян өлкәсе чигенә хәтле озатып куйганнар.

Чегәннәргә ярдәм ителде

Чуашстан күршесе, Ульян якларыннан Шыгырданга бер төркем чегәннәр килеп төшкән. Алар исә халыктан иске чиләк, тимер-томыр калдыклары сатып алып йөргәннәр. Иске тимерне Шыгырданда үз кешеләре дә җыя. Әмма иске чиләк, калай кискәләрен алучы юк. Чегәннәр зур бер машина туплап киткәннәр. Сүзләренә караганда, Сембер тирәсенә Молдавиядән берничә табор чегәннәр килеп урнашкан. Аларга йорт-җир тергезер өчен, тупланган калдык тимер-томырны төзелеш материалларга алыштыралар. Элегрәк килеп урнашкан чегәннәр яңаларына шулай ярдәм итә икән.

Шулай итеп, Шыгырданда, милләтенә, диненә карамыйча, нинди ният белән килүгә карап, тиешенчә я кабул итә, я чик буена милиция белән озатып кую гадәте барлыкка килгән.
XS
SM
MD
LG