Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:00
Күп кенә белгечләр фикеренчә, бүгенге Әл-Каидә 2001 елдагы Әл-Каидә түгел, хәзер ул күпкә зәгыйфьрәк. Шул ук вакытта, Әл-Каидәнең жиһад идеологиясе белән коралланган күпсанлы террорчыл төркемнәрнең һөҗүм башкару ихтималы әле дә зур.

– Бүгенге Әл-Каидә сигез ел элекке Ал-Каидә түгел, – ди Лондондагы Халыкара бәйләнешләр институтында Якын Көнчыгыш белгече Маһа Аззам. – Террор гамәлләре башкарырга теләгән төркемнәр бар. Алар бер җитәкчелек астында булмаска мөмкин. Ләкин дөньяның төрле урыннарында террор ихтималы әле дә бар.

Узган елның декабрендә Британия премьер-министры Гордон Браун Британиядә әзерләнгән җитди террор гамәлләренең ¾ өлеше Әл-Каидәнең Пакстандагы җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән, диде. Пакстан дипломатлары, британ мөселманнарының экстремизмга тартылуы өчен Британия үзе җаваплы, дип бу гаепләүне кире какты.

Кайбер мәгълүматларга караганда, чынлап та Әл-Каидә 2006 елда киң күләмле террор гамале оештырмакчы булган. Шушы атнада оешманың Британиядәге 3 әгъзасы 2006 елда Атлантик аша очасы кимендә җиде очкычта һөҗүмнәр башкару ниятендә гаепләнде. Британ һәм американ тикшерүчеләре аларның Пакстандагы Әл-Каидә җитәкчелегенә бәйле булуын ачыклаган.


Әл-Каидә интернетта

Соңгы елларда Әл-Каидә үзенең эшчәнлегендә интернетны шактый оста куллана башлаган. Үз хәбәрләрен дөнья челтәре аша таратканда оешма җитәкечләре ислам гадәтләренә һәм тарихына таянган махсус тел куллана икән. Әл-Каидәнең чын ниятләрен белү һәм ихтимал һөҗүмнәрен кисәтү өчен белгечләр шушы ислами текстларны ныклап өйрәнергә киңәш итә.

Халыкара стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре Найджел Инкстер фикеренчә, Әл-Каидәнең югары җитәкечләре әле дә Әфганстан-Пакстан чигендә сыена. Ләкин Пакстан хәрбиләренең американ күзләүчеләре ярдәмендә күргән тырышлыгы нәтиҗәсендә Әл-Каидәнең Пакстаннан торып ниндидер күләмле һөҗүм әзерләү ихтималы юк дәрәҗәсендә.

– Хәзер Әл-Каидәгә террорчыл оешма дип түгел, ә таркалган күп санлы төркемнәр өчен үзенә күрә бер идеологияк түбә, хәрәкәт итеп карарга кирәк, – ди Инкстер.

Күп кенә башка экспертлар шикелле, Инсктер да Осама бин Ладенны әле дә исән дип саный. Һәрхәлдә, аның соңгы видео язмалары шуңа ишарә итә. Шулай да, ул Әл-Каидәнең көндәлек эшчәнлеген күзәтеп барырлык хәлдә түгел, үзе дә яшәп калу өчен көрәшә, ди Инкстер. Ләкин аны үлгән дип әйтү өчен нигез юк.

Jane’s Defebce Weekly төркеменең Көньяк Азия хәбәрчесе Раул Беди бу фикер белән килешми. Осаманың видео язмалары берни әйтми, бүгенге технология ярдәмендә андый ялган видеоларны җиңел генә ясап була, ди ул. Бин Ладен үлгән очракта да, Әл-Каидәгә аны тере итеп күрсәтү файдалырак.

Ләкин Осама исәнме-юкмы, Әл-Каидәнең әле дә террор һөҗүмнәре оештыру сәләтен кире кагу дөрес түгел, ди Беди.

– Хәзерге Әл-Каидәнең 11 сентябрьдә шикелле һөҗүмнәр башкару сәләте юктыр. Ләкин ул көчләнә һәм үзгәрә бара. Алдагы айларда, елларда тагы да зуррак куркыныч тудыра ала. Хәзер аңа Әфган Талибаны, Пакстан Талибаны һәм Пакстанның сугышчы төркемнәре кушылды.

Беди фикеренчә, Әл-Каидәнең кайбер җитәкчеләре Сомали, Судан, Алжир йә Йемен кебек илгә качып киткән булырга мөмкин. Ләкин бу террор челтәре Пакстан һәм Әфганстанның чик буе төбәкләреннән һәр төрле ярдәм алуын дәвам итә.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG