Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Кризис булуга карамастан, даруларны ваклап сату бәяләре бер ел эчендә 30% ка арткан. Белгечләр бәяләрнең шулай нык сикерүе нигезсез ди.

Белгечләр дару бизнесы илдә иң күп акча китерүче эш дип саный. Даруханәдә дару авыруга кадәр килеп җиткәнче чыгарылу бәясеннән ике мәртәбә артырга мөмкин. Бу азык-төлек белән чагыштырганда 3-4 тапкыр күбрәк.

Казанда бүген 200 дән артык даруханә эшли. Аларның яртысы диярлек тәүлек әйләнәсендә сата. Кирәк икән, чылтыратып өйгә дә китертергә мөмкин. Икешәр даруханә ачылган йортлар да бар. 75% кешеләрнең кабатланучан авырулар булуны исәпкә алсак, даруханәләрнең сатып алучылары беркайчан да бетмәячәген фаразлап була.

Ә бәяләр артканнан арта. 2008 елның марты белән чагыштырганда, быел бәяләр уртача 30 % ка арткан. Дару сатучы Роза ханым әйтүенчә, бәянең сикерүе нык сизелә.

“Ел башында бәяләр нык күтәрелде. Гади шприц бәясе дә артты. Чирле кеше бәяләргә зарлана, әмма нишләсен, барыбер ала”, ди ул.
Фәүзия Гаффарова һәр атна даруханәләргә йөри. Ул дару бәяләренең югары булуына риза түгел:

“Баш авыртудан, күздән дарулар эчәм. Юк кына дарулар да 300-400 сум тора. Аеруча чит илдә чыкканнарына якын килерлек түгел. Бәяләре артканнан арта бит әле. Быел бигрәк кыйммәтләнде. Телевизордан даруларны юньләтәбез диделәр инде. Шуны көтәбез”, ди Фәүзия апа.

Бәяләр төрле

Һәрбер даруханә челтәрендә бәяләр төрле. Мәсәлән, авыртуны баса торган анальгин даруын алыйк. Төрле җирдә төрлечә бәя. 5 сум 65 тиеннән, 9 сум 55 тиенгә кадәр булырга мөмкин. Шулай юк парацетамол даруын да төрле бәядән табып була. Эзләнеп йөрсәң, даруханә челтәренә һәм даруның җитештерүчесенә карап, бер җирдә ул 5 сум 5 тиен, икенчесендә 6 сум 18 тиен, ә өченчесендә бөтенләй 10 сум 35 тиен тора.

20 ел даруханәдә эшләүче Роза ханым сатып алучылар да даруханәләрдәге бәя төрлелеген тоя ди:

“Чыннан да, бәяләр төрле . Бу хәл аларны күпләп сатып алу бәясеннән тора. Һәр көн халыкның зарлануын ишетергә туры килә. Халык, аеруча пенсиядәгеләр, түбән бәя эзли. Күрше даруханәгә китеп баручылар да бар”, ди Роза ханым.

90% русияле даруны үз акчасына сатып ала. Кризис вакытында дару бәяләре үсүнең гаилә бюджетына ни дәрәҗәдә бәрүен күз алдына китереп була.

Татарстандагы Русия сәламәтлек күзәтү оешмасының (Росздравнадзор) фармацевтика бүлеге җитәкчесе Зәйнәп Хәсәнова әйтүенчә, бәяләрнең төрле булуына татарстаннар еш зарлана. Бу даруларның җитештерү оешмасыннан һәм җитештерү бәясенә өстәлү процентыннан тора.

“Бәяне төрле даруханә төрлечә куярга хокуклы. Министырлык даруларга чыгарылу бәясенә өстәү чиген билгеләде. Иң мөһиме шул чиктән узмаска. Безгә килгән шикаятьләр әлегә берсе дә расланмады, рөхсәт ителгән иң югары бәядән артмыйлар”, ди ул.

Килешмәсәң, зарлан

Зәйнәп Хәсәнова
Казан даруханәләрендәге бәяләр белән килешмәүчеләр еш очрый икән. Мондый һәрбер кеше Нариманов урамы 63 йортта урнашкан Русия сәламәтлек күзәтү оешмасына шикаятен язма формада калдыра ала.Даруны ялган дип уйлаган, бәясе белән килешмәгән, сатучылар тиешле ярдәмне күрсәтми яки хезмәт итүләре начар дип тапкан һәрбер кеше канәгатьсезлеген белдерергә хокуклы. Алар, үз чиратында, тикшерү үткәрә. Фаразлар дәлилләнсә, штраф түләтәләр, эш хәтта мәхкәмәгә дә барып җитергә мөмкин.

Русия сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, монда халык даруханәләргә кагылган зарларын еш җиткерә. Кемдер бәяләр белән риза түгел, кемдер даруның ялган булу-булмавын тикшертә. “Будь здоров” даруханә челтәрләренең халыккка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән канәгать булмаучылар еш килә икән.

Хәсәнова әйтүенчә, халык ялган дару алудан курка:

“Даруның файдасын тоймаса, куркып безгә мәрәҗәгать итәләр. Әмма аларның психологик куркулары дәлилләнми. Заводта сыйфатсыз дарулар чыгаруга каршы бездә дә зур көрәш бара. Шулай да даруханәдәге кешеләрнең намуслы булуы мөһим. 2008 елда альбумин препараты сыйфатсыз дип табылды, быел әлегә андыйлар очрамады”, ди Хәсәнова.

Русиядә ялган дару чыгару проблемы көннән-көн кискенләшә. Күп очракта халык еш сатып ала торган ялган дарулар чыгаралар. Русия сәламәтлек күзәтү оешмасы белдерүенчә, үткән елларда но-шпа, эссенцияле, кавинтон кебек дарулар ялган булса, бүген бу исемлеккә виа-гра даруы да өстәлгән.

Даруханәгә дару алырга килүче Светлана ханым дару сату бизнес кына түгел, гади халыкка беренче ярдәм күрсәтүче булуын тели. “Ә мондагы бәяләр ярдәм итми, киресенчә, бөнгенлеккә төшерә”, ди ул.

XS
SM
MD
LG