Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев белән Назарбаев очрашты


Җомга Оренбурда узучы халыкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Русия президенты Дмитрий Медведев белән Казакъстан башлыгы Нурсолтан Назарбаев очрашты. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә ике ил арасында энергетика һәм хәрби техника тармагында килешүләр төзелде.


Шулай ук, алар иминлек, террорчылыкка каршы көрәш, финанс кризисыннан чыгу юллары мәсьәләсендә дә фикер алышты. Нәтиҗәдә Русия - Казакъстан чикләрендә уртак күзәтү алып бару турында килешенде.
XS
SM
MD
LG