Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура Башкортстанны тикшерә


Русия Баш прокуратурасы вәкиллеге Башкортстан хокук саклау оешмаларында зур тикшерү үткәрә. Мәскәүләр Уфага оппозиция шикаятьләре буенча килгән дигән хәбәрләр дә бар.

Русия Баш прокуратурасының күп кешелек комиссиясе әгъзалары Уфада бер атна эшли инде. Аларның киләсе атна буена да биредә буласы мәгълүм. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Русия Баш прокуратурасы вәкилләре Башкортстанга республика Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы чакыруы буенча килгән дип әйтелә. Һәрхәлдә, оппозиция җитәкчеләре шулай дип белдерә.

Оппозиция оешмалары башлыклары әйтүенчә, Башкортстандагы канун бозулар, хокук саклау оешмалары тарафыннан кылынучы башбаштаклыкларны тикшерүне сорап, алар элегрәк тә Мәскәүгә мөрәҗәгатьләр юллаган. Ә инде август башында Уфада оппозиция оешмалары белән хезмәттәшлек итүче 5 кеше кулга алынып тикшерү бүлекләренә ябылгач, Русия Баш прокуратурасына тагын да шикаятьләр юлланган.

Уфада кулга алынган галимнәр һәм журналистларны азат итүдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе өлеше зур булды. Ул Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе карарларын гамәлдән чыгарды һәм оппозиция вәкилләрен ике тапкыр азат итәргә боерды. Моны күпләр Мәскәү тарафларыннан булган күрсәтмә белән дә бәйләп аңлатты.

Шулай итеп Русия Баш прокуратурасы вәкилләре Уфада киләсе атнада да үз тикшерүләрен дәвам итә. Мәгълүм булуынча, алар Башкортстан прокуратурасы эшчәнлеген дә, шулай ук башка хокук саклау оешмалары – милиция һәм мәхкәмәләр гамәлләрен дә тикшерә. Оппозиция вәкилләре раславынча, соңгы елларда Башкортстан хокук саклау оешмалары республика хакимиятләре кулындагы коралга әверелеп бетте. Алар канунга түгел, ә ризасызларны “йөгәнләүдә” хакимиятләргә хезмәт итә, дип белдерә бәйсез күзәтүчеләр.

Алдагы атнада, атап әйткәндә, 15 сентябрь көнне Мәскәү вәкилләре Башкортстан җитәкчелегенә һәм хокук оешмаларына шикаятьләре һәм башка гозерләре булган җәмәгатьчелекне дә кабул итәчәк. Баш прокуратура хезмәткәрләренең бу эшкә җитди каравы сизелә. Чөнки алар киләсе атнада булачак кабул итү турында алдан ук матбугатка белдерүләр бирде һәм алдан язылып кую өчен телефоннарын да күрсәтте.

Шул ук вакытта Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәкилләре дә нәкъ 15 сентябрь көнне Башкортстан прокуратурасы бинасы каршында пикет оештырырга әзерлек эшләрен алып бара. Бу хакта оппозиция килештерү шурасы рәисе урынбасары, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әйтте. Аның сүзләренчә, пикетта 24 җәмәгатьчелек оешмасы һәм фиркаләр вәкилләре катнаша.

“Мәскәү прокуратурасы хезмәткәрләре безнең белән аерым очрашу да оештырды, - ди М. Хуҗин. – Без аларга үз шикаятьләребезне әзерлибез. Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирү, татар мәктәпләрен бетерүгә ризасызлык, татар укытучыларын иң беренче чиратта кыскартуларга канәгатьсезлек тә бар безнең таләпләр арасында”.

Шулай итеп Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары да Русия Баш прокуратурасы вәкилләренә үз проблемалары хакында бәян итеп калырга тырыша. Ләкин Башкортстан татарларының дистә еллар буе җыелып килгән проблемаларын Мәскәүдән ике атнага гына тикшерү белән килгән прокуратура хезмәткәрләренең хәл итүе икеле. Моны татар милли оешмалары үзләре дә яхшы аңлый. Ләкин, “ятып калганчы, атып кал”, дигән әйтемнән чыгып, форсатны кулдан ычкындырмауны да хуп күрә алар.
XS
SM
MD
LG