Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

“Сөй гомерне, сөй халыкны…” дип язган шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең Төркиядә Зәки Вәлиди белән аралашуы атып үтерелүенә төп сәбәп тә булырга мөмкин ди галим Рәмиев.

“1926 елда Сүнчәләй Төркиягә җибәрелгән була. КГБ-ның сорау алу документларыннан күренгәнчә, ул анда Зәки Вәлидинең СССР-га әйләнеп кайту ихтималы юк микән дип аның белән очрашып сөйләшергә тиеш булган. Күрәсең ул аның белән бәйләнештә булган.

Зөфәр Рәмиев
Төркиядән кайткач, аны 1927 елны кулга алалар. Аннан “контрреволюцион солтангалиевчеләр” шаукымы китә. Аны 1929 ел башында кулга алалар һәм башта атарга хөкем итәләр. Аннары 10 елга төрмәгә озаталар. Ул анда үзен яхшы тоткан. Төрмә вакытын тутырып менә кайтам гына дигәндә, 1937 елның 19 октябрендә атып үтерәләр”, ди Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Зөфәр Рәмиев.

Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Тукай музеенда үткәрелгән кичә уңаеннан эшләнгән күргәзмәгә Сталинга язган хаты да куелган иде. Музей Мөдире Рәмис Әймәт әйтүенчә, тарихи язмаларның төп нөсхәләре беренче тапкыр халыкка тәкъдим ителде. Моңа кадәр Сүнчәләйгә багышланган кичәләр дә үтмәгән.

“Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан музей күргәзмәләрен яңартырга җыенабыз. Тукайның даирәсен киңрәк итеп күрсәтеләчәк. Тукай белән бәйле Сүнчәләй экспонатлары да урын алыр. Сүнчәләйнең Тукай турында язган истәлекләре дә бар. Заманында Тукай белән Сүнчәләй якыннан таныш булалар, алар хатлар алышалар”, ди Әймәт.


Совет чорында Сүнчәләй иҗатын өйрәнү тыелган була. Рәмис Әймәт әйтүенчә, аның турында иң саллы китап 2005 елда гына дөнья күрә. “Әсәрләр һәм хатлар” дип аталган бу басманы галим Зөфәр Рәмиев әзерли.

Күпләр әле һаман да “Сөй гомерне, сөй халыкны…” дигән сүзләрне Тукайныкы дип уйлый.

“Сүнчәләйнең әсәрләр җыелмасын әзерләгән вакытта 1912 елгы “Йолдыз” газетында Сүнчәләйнең “Яшә” дигән шигырен күреп алдым. Иң соңгы строфасы Тукайныкы дип йөртелгән 4 юллыкка туры килә. Тукайда “…сөй халыкның дөньясы” булса, анда “… сөй ходаның дөньясын”.

Ни өчен бу Тукайга кергән? 1940 елда булса кирәк Сибгат Хәким Ижауда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән очрашкач, беренче татар актрисасы үзенең истәлекләрен сөйли. Волжскаяның үзенең истәлеге дә бар. Сибгат Хәким алып кайткан язмага нигезләнеп бу юлларны Тукай китаплары эченә кертеп йөртәләр”, ди Рәмиев.

Галим сүзләренчә, Сүнчәләй бик ихлас шагыйрь булган. Шулай ук ул бик күпләрне тәрҗемә итүе белән дә аерылып тора. Сүнчәләй рәсем дә ясаган, үзе язган шигырьләргә көйләр дә иҗат иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG