Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Актауда Русия, Казакъстан, Төркмәнстан һәм Әзербайҗан президентлары очрашты


Казакъстанның Актау шәһәрендә Русия, Казакъстан, Төркмәнстан һәм Әзербайҗан президентлары очрашты. Әлеге сөйләшү вакытында Илһам Алиев, Нурсолтан Назарбаев, Дмитрий Медведев, Гурбангулы Бәрдемөхәммәдев энергетика, Каспий буе мәсьәләләре, экология, биобайлыклар турында фикер алышачак.

Шулай ук ил башлыклары Берләшкән милләтләр оешмасы Гомуми җыелышының сентябрь-октябрь айларында узачак чараларына, «Зур егермелек» илләре җыелышына да үз мөнәсәбәтләрен белдерәчәк.

Каспий буенда урнашкан тагын бер ил - Иран - шушы дүрт ил җитәкчеләренең үзеннән башка гына очрашуына канәгатьсезлек белдергән.

«Каспий буе мәсьәләләрен хәл иткәндә Иран да катнашырга тиеш», ди бу илнең тышкы эшләр министры Манучер Моттаки.

Әмма Русия белгечләре фикеренчә, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенә кергән дүрт ил президенты җыелышында Каспий буе мәсьәләсендә бернинди рәсми карар имзаланмый. Шуңа күрә, Иранга бу уңайдан борчыласы юк, ди алар.

XS
SM
MD
LG