Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә милиция хезмәткәре үтерелгән


Назрань – Шимбә көнне Назраньдә Ингушетия эчке эшләр министрлыгы тикшерүчесе Азамат Берсанов үтерелгән.

Билгесез кешеләр аңа үз өенең капкасы алдында атып киткән. Тикшерү эшләре бара.

Ул арада җомга көнне булган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә корбаннар саны арткан. 5 милиция хезмәткәре һәм 3 җирле кеше җәрәхәтләр алган. Берсе алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

Җомга көнне бер интихарчы шартлаткыч тутырылган машинасы белән юлдагы патруль хезмәте бинасына һөҗүм иткән.
XS
SM
MD
LG