Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркманстан газ экспортын тармакландыра


Ашхабад – Төркманстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов газ экспортын тармакландыру ниятен белдерде.

Шимбә көнне Газ, нефть, электр һәм геология хезмәткәрләре көне уңаеннан ясалган рәсми белдерүдә әйтелгәнчә, Төркмәнстанның Кытайга, Пакстанга, Әфганстан аша Һиндстанга һәм Европа Берлеге алга сөргән Набукко проектына җибәрү өчен җитәрлек күләмдә газы бар.

Шимбә көнне Казахстанда Каспий илләре җитәкчеләре газ һәм нефть экспорты мәсьәләләрен тикшерә. Казахстан, Азәрбайҗан, Русия җитәкчеләре белән бергә анда Төркмәнстан президенты да катнаша.
XS
SM
MD
LG