Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чавес Русиядән ракеталар алганын белдерде


Каракас – Венесуэла президенты Уго Чавес, Мәскәүдә ирешелгән килешү нигезендә, Русиянең 300 чакрым ераклыкка оча торган ракетлары тиздән Венесуэлага киләчәк, дип белдерде. Бу турыда ул Венесуэла башкаласы Каракаста халык алдында ясаган чыгышында әйтте.

“Тиздән монда берничә ракета килеп җитәчәк. Сез аны ипләп кенә урнаштырырсыз һәм ата алырсыз. Беләсезме алар күпме ераклыкка оча? 300 чакрымга һәм төгәл оча. Без беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмыйбыз. Алар бары тик саклану өчен. Безнең илебезне теләсә нинди һөҗүмнән саклау өчен” диде Чавес.

Русиядән ничә ракета киләчәген һәм аларның бәясен Чавес ачыкламады.

Шушы атнада Мәскәүгә ике көнлек сәфәре вакытында Венесуэла президенты Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды.

Моңа җавап итеп Русия җитәкчеләре аңа уңайлы шартларда корал килешүе тәкъдим итте. Русия президенты Дмитрий Медведев имзаланган килешү нигезендә, Русия Венесуэлага танклар җибәрәчәк, диелде. Әмма бу килешүнең нечкәлекләре җәмәгатьчелеккә җиткерелмәде.
XS
SM
MD
LG