Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом програмы турында сөйләшүләр башларга риза


Тәһран – Иранның тышкы эшләр министры Манучер Моттаки, дөньяның алдынгы илләре белән атом програмы турында сөйләшүләр башлау ихтималын әйтте. Әмма Моттаки сүзләренчә, Иранның “аерылгысыз хокукы” саналган атом програмыннан чигенүе турында сүз бара алмый.

Җомга көнне Кушма Штатлар Иран белән сөйләшүләр башларга әзерлеген белдерде. Берүк вакытта дәүләт департаменты сүзчесе Филип Кроули, әгәр Тәһран җитди сөйләшүгә бармаса, БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы, Кушма Штатлар, Русия, Британия, Франция, Кытай һәм дә Германия бу сөйләшүләрне ташлап китәчәк, дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG