Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

“Сүндереп-кабызу” эшләре ничек бара?


Обама хакимияткә килгәндә Русия белән мөнәсәбәтләрне төзәтергә вәгъдә иткән иде

Обама хакимияткә килгәндә Русия белән мөнәсәбәтләрне төзәтергә вәгъдә иткән иде

АКШ белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызу” дигән рәсми чара төстә июль аенда Барак Обама Мәскәүгә килгәч үтте. Аңа кадәр бу шигарне вице-президент Джо Байден һәм дәүләт секретаре Һиллари Клинтон күтәреп чыккан иде.

Кремльдән берничә адым ераклыкта ясаган чыгышында американ президенты Мәскәүнең “искечә фикерләвенә”, Кушма Штатлар белән мәнфәгать төбәкләре өчен ярышка керүенә тәнкыйть белдерде.

– Мондый фикерләүләр ялгыш. 2009 елда бөек куәтләр үз көчләрен башка илләрне бастырып күрсәтми. – диде Обама. - Империяләрнең башка мөстакыйль дәүләтләргә шахмат фигуралары итеп карау чоры тәмам.

Обама Грузияне телгә алды. Узган ел Русия гаскәрләре Грузиягә басып кергәннән соң, Мәскәүнең Көнбатыш белән болай да шәптән булмаган мөнәсәбәтләре соңгы берничә елда иң түбән дәрәҗәгә төште.

Обама Мәскәү кирмәнендә, 07.07.09
Майкл Макфол, АКШ иминлек шурасында Русия һәм Евразия эшләре мөдире, Обаманың Русия сәясәтен билгеләүче төп кешеләрнең берсе. Июль саммиты алдыннан журналистлар белән очрашканда ул, Русия рәсмиләренең Вашингтонга карата мөнәсәбәте безгә яхшы таныш, диде:

– Кушма Штатлар дошман санала. Мин беләм, күпләр безнең турыда сөйләгәндә хәтта катырак сүзләр дә куланыр иде. – диде Макфол. – Алар фикеренчә, безнең дөньяда төп максатыбыз Русияне зәгыйфьләтү, аны уратып алу, үзебезне көчлерәк, Русияне зәгыйфрәк итү.

Ике арада иң зур каршылык тудырган мәсьәлә – Мәскәүнең Украина белән Грузиянең НАТОга керү ниятенә аяк терәп каршы чыгуы.

– НАТОның киңәюве мәсьәләсендә без Русия белән сатулашырга, я сүз көрәштерергә җыенмыйбыз. – диде Макфол. – Русия белән мөнәсәбәтләрне сүндереп-кабызу хакына без Украина һәм Грузия белән булган якын бәйләнешләребезне корбан итмәячәкбез.

Обама Мәскәү кирмәнендә, 07.07.09
Обаманың Русия сәясәте аның киңрәк стратегиясенең бер өлеше булып тора – Латин Америкадан алып Якын Көнчыгышка кадәр бар илләргә күбрәк ихтирам күрсәтү, көндәшлек итүгә караганда хезмәттәшлек итүнең һәркем өчен файдалырак икәнен күрсәтү.

Һарвард университеты профессоры Маршал Голдман сүзләренчә, «сүндереп-кабызу» сүзе үзе генә дә Мәскәү белән Вашингтон арасында киеренкелекне киметкән.

– Обама бар нәрсәгә яңача карый. – диде Макфол. – Бу бар дөнья тарихында мөһим борылыш ноктасы була ала.

Русия президенты Дмитрий Медведев июль саммиты вакытында Обаманың башлангычына хуплау белдерде:

– Президент Обама администрациясе вазгыятьне үзгәртергә, күпкә эффективрак, ышанычлырак, заманчарак мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели. – ди Медведев. – Без үз юлыбызны үтәргә әзер.


Сүз һәм гамәл

Ләкин шуннан соң Мәскәү бу ниятләрне шик астына куйган берничә адым ясады. Август аенда Русия Абхазия һәм Көньяк Осетиядә хәрби көчен арттырды. Бу Европа Берлеге ярдәме белән ирешелгән солых килешүен бозу булды.

Тагын бераздан Кремль чит илләрдәге Русия ватандашларын саклау һәм башка илләргә агрессияне булдырмау максаты белән гаскәр җибәрүне җиңеләйткән канун өлгесе әзерләде.

Мәскәүдәге сәяси аналитик Кирилл Рогов сүзләренчә, Обаманың изге ниятләре әлегә күзгә күренерлек нәтиҗә бирмәгән. Гомум кыйммәтләрне ихтирам итергә өндәүләр Русия җитәкчеләренең бер колагына керә, икенчесеннән чыга, ди ул.

– Алар өчен сәясәт һәрвакыт җиңү-җиңелү уены. – ди Рогов. – Шуңа күрә, Обаманың сүндереп-кабызу сәясәте, яхшы булып күренсә дә, аның нәтиҗәсе булмаска мөмкин.

Обама Мәскәү кирмәнендә, 07.07.09
Кайберәүләр Кремлнең соңгы гамәлләрен Украина тирәсендә ихтимал көрәш алдыннан катылык күрсәтүе дип саный. Күптән түгел Медведев бу күрше илдә яңа җитәкчелек булдырырга чакырды. Күзәтүчеләр моны Кремльнең Украинада гыйнвар аенда үтәчәк президент сайлавына катышу теләге дип аңлады.

Рогов сүзләренчә, Русиянең ниятләре Украинаны НАТОга кертмәү белән генә чикләнми. Кремль Украинаны Русиянең мәнфәгать төбәге итәргә тели. Һәм бу Вашингтон белән Мәскәү арасында төп каршылыкка әйләнергә мөмкин.

Мәскәүдәге Кушма Штатлар һәм Канада институты белгече Виктор Кременюк Украинага ул кадәре әһәмият бирми. Аның сүзләренчә, Русия НАТОның киңәювенә каршы чыгып фәкать үзенең иминлеген кайгырта.

Кременюк фикеренчә, Обаманың сүндереп-кабызу сәясәтенең уңышы атом коралы турындагы сөйләшү нәтиҗәләренә бәйле булачак. Декабрьдә 1991 елда төзелгән СТАРТ килешүенең мөддәте чыга. Тарафлар аның урынына яңа килешү төзү ниятен белдерде.

Шулай да, белгечләрнең күбесе Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа киеренкелек көтә. Буш чорында еллар буе бозып килгән мөнәсәбәтләрне Обаманың бер Мәскәү сәфәре белән генә төзәтеп булмый, ди алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG