Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Гадәттә сентябрь ае Куликово кырындагы җиңү турында шау-шулар белән уза килде. Быел исә әлегә бу турыда әллә ни сүз куертулар ишетелми, күренми.

Бәлки сугыш булган җир дип саналган – Дон исемен йөртүче Тын елганың кушымтасы - Непрядва буенда археологик казылмаларның бернинди нәтиҗә бирмәве дә моңа сәбәп булгандыр. Югыйсә, болай да бу сугыш турындагы урыс язмалары бихисап капма-каршылыклы фикерләргә сәбәп булган иде. Рәсми карашка сыймаган фактлар да бихисап. Менә кайберләре.

Изге Сергий Радонежский башта Дмитрийны татар таләпләрен үтәргә өнди. Әгәр Мамайның максаты аның динен һәм изге Русьне юк итү булса, изге Сергий шулай эшләр идеме икән?

Дмитрийга бер генә урыс князе дә ярдәмгә килми. Хәтта хатынының атасы – Новгород князе Дмитрий Константинович та бер генә кеше дә җибәрми. Бары тик 4 князь генә ярдәмгә килә: Ольгердның ике улы, Полоцкидан Андрей һәм Брянскидан Корибут. Барысы да – литвиннар.

Һәлакәтен күреп, Мамай ярдәмгә үз аллаларын чакыра: “Перун һәм Салаватны, Раклий һәм Хорсны, һәм үзенең бөек алласы Мөхәммәтне”. Менә шулай: борынгы славян Перунын да, Мөхәммәтне дә. Ә Салават дигәне нинди алладыр инде тагын. Бу мәгълүматларны “Сказаниене о Мамаевом побощие” дигән әкият бирә. Бәлки аны төзүчеләр Пугачев ярдәмчесе Салават турында берәр нәрсә ишеткәннәрдер? Ләкин бу әсәр 15-гасырда язылган, диләр бит...

Русия фаразынча, “кыргый татаровья” – күчмә халык, бернинди файдалы гамәл кыла белмәгән ерткычлар көтүе. Ә менә Мамай үзенең “татаровьесына” приказ бирә: “Берегез дә ашлык чәчмәгез, урыс икмәгенә әзерләнегез!” Димәк, “татаровья” моңа кадәр дә чәчкән-урган булып чыга.

Кыскасы, ялган белән ямалган Русия тарихын теләсә ничек үзгәртеп тәкъдим итәргә була. Хәтта учакта кыздырылган урыс итен ашап утыручы татарларның рәсемнәрен дә өстәп.

Ә бу юлы 1917 елгы инкыйлабка кадәр Питербурда чыгып килгән “Сатирикон” журналыннан бу “сугыш” турындагы шаярышлы язма эчтәлеге белән танышып үтү дә урынлы булыр кебек.

Димитрий Донской татар золымын бетерергә карар кыла. Алтын Урда файдасына салым җыючылар килгәч, менә нинди әңгәмә булып ала:

- Сезгә нинди файда китерә алам?

- Без салым җыярга килдек.

- Нинди салым? Баскаклар гаҗәпләнүдә түшәмгә кадәр “баскакнули”.

- Гадәти салым инде, - диләр, ачулана башлап. - Ханга акча кирәк.

-Акча кирәксә, эшләп ашасын. Ханыгызга шулай дип әйтегез дә. Исеме Мамай, бугай, аның.

Салымчылар китәргә дип, ишек ягына борылгач, князь:

-Туктагыз, мин сезне асып үтерергә оныттым бит әле, - ди.

Илчеләр туктыйлар, һәм аларны князь Дмитрий асып үтерә. Моны ишеткәч, Мамай ачуыннан сөйләшү сәләтен дә югалткан һәм 3 көн буе бары тик күзенә чалынган теләсә нәрсәне тибеп кенә йөргән. Бер-ике көннән ул үзенең урдасын җыя да, Мәскәү ягына юнәлә. Ә Дмитрий аңа каршы чыга.

Гаскәр дошманны җиңәр өчен түземсезлек белән сугышка омтыла. Бәрелеш алдыннан князьнең яраннары аны үз гомерен сакларга, кире борылырга өндиләр. Ләкин князь Дмитрий аларга болай ди:

- Миңа үз гомерем кызганыч түгел. Менә минем яратканым Михаил Бренконы коткарырга кирәк. Кинәт Дмитрийның башына ифрат та акыллы уй килә.

- Михайло! – дип дәшә Дмитрий.

- Баш өсте, – дип җавап бирә тегесе.

- Сине гади сугышчы итеп күрсәтүче киемеңне сал да, миңа бир. Ә үзең минем киемнәрне ки. Татарлар сиңа мылтык төзәп кенә карасыннар! Ә мин синең киемеңне киярмен.

Михайло каршы сүз әйтергә тырышып караган:

- Синең киемеңдә мин кеше күзенә артык ук күренермен бит, - дигән. Ә князь:

- Ни кушканны үтә! – дип, аның авызын каплаган.

Ә шул арада татарлар кача башлаганнар. Мамай үзе, Мөхәммәткә карата ямьсез сүзләр кычкыра-кычкыра, иң алда чапкан.
Шуннан соң данлыклы орышның шаһиты булган елганың исемен үзгәртеп, князь Дмитрий Донской хөрмәтенә Дон дип атый башлаганнар.

“Сатирикон” журналының 1912 елда чыккан язмасын, гомумән, урыс тарихына пародия дип тә кабул итәргә буладыр. Чөнки бөтен урыс тарихы нәкъ шундый пародияләрдән тора, дигән фикердә нахак булмастыр.

XS
SM
MD
LG