Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Максаты - икътисади торгынлыкның да патриотик тәрбиягә зарары булмаска тиеш. Халык телендә “День зачатия – Авырга узу көне” дип аталучы көн хәзер матуррак ”Ватанпәрвар тудыр” дип атала.

Мондый чара былтыр киң яңгыраш тапкан иде. Мәгънәсе – сентябрь ае башында авырга узган ханымнар 12 июнь тирәсендә бала табачак. Ә бу көн Русиянең СССРдан “бәйсезлек” алуы гына түгел – Сембер шәһәре көне сыйфатында да бәйрәм ителә. Рәсми пропаганда буенча, “Кыргый кыр – Дикое поле”да воевода Богдан Хитрово нәкъ шул көндә нигез салган борынгы Сембер каласына. Ә мондый ифрат та мөһим бәйрәм көнендә туган бала, әлбәттә, патриот булырга тиеш.

“Ватанпәрвар тудыр” акциясенә багышлап бихисап чаралар оештырылды. Поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә “Ачык ишекләр” көннәре, мәйданнарда консультация – киңәш нокталары, сәламәтлек саклау палаткалары эшләделәр. “Арбат” исемле клубта “Мәхәббәт, ирек һәм җаваплылык” дигән тамаша булды. Өлкә үзәгенең Гончаров урамында ромашка чәчәкләре өләшеп тордылар. Бу чәчәк ир белән хатынны якынайту сәләтенә ия, имеш.

Шундый ук чаралар һәр районда да оештырылды. Менә Тимерьюл районы чаралары: күпбалалы гаиләләр клубы утырышы, яңа гаиләләрне тантаналы рәвештә теркәү, районда быел туган 700-нче балага багышланган тантаналы чара, “Семь Я” дигән спорт ярышы, гаилә альбомнары күргәзмәсе, үзешчәннәр концерты, “Әти, әни һәм мин – тату гаилә” дигән темага рәсемнәр конкурсы, “Гаилә” исемле концерт программасы, “Россия көненә патриот тудыр” дигән акциягә багышланган консультация, “Гаиләдә үзара мөнәсәбәт”, “Гаилә: мәхәббәт һәм киңәш” дигән темаларга әңгәмәләр…

Киләсе ел үзе үк өлкә буенча патриотизм елы, дип игълан ителде. Шунысы беркадәр гыйбрәтле: гадәттә, ватанпәрварлык тәрбияләүнең төп алымы 2-нче Бөтендөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы булса да, өлкә башлыгы күбрәк патша заманаларына уңайрак караш күрсәтә кебек.

Һәрхәлдә, политолог Арбакан Магомедов фикеренчә, өлкә үзәгенә Сембер исемен кайтару тырышлыгы - шуның чагылышы. Патша чорына игътибар артуның тагын бер мисалы. Өлкә башлыгы элекке Кадет корпусы урнашкан бинага аның “святыня”сы – Кадет корпусы байрагын Америкадан кайтарып, бүген шул ук бинада урнашкан Суворов училищесына тапшыруны тәкъдим итте ул. Һәм, АКШ илчесе белән элемтәгә кереп, бу мәсьәләне күтәрергә ниятен дә белдерде.

Өлкә башлыгының ватанпәрварлык тәрбияләү омтылышларын аңлап та була. Күркәм тырышлык, әлбәттә. Ләкин патриотның да шәхси хаҗәтләре була бит әле. Ашау-эчү ягыннан, мәсәлән. Ә үз-үзен ашата алмаган, имүче-реципиент ролендәге өлкәне патриотизм белән сугарылган дип санау – мантыйкка бик үк туры килеп бетми кебек. Шунысы факт: бүген дә Сембер-Ульян өлкәсен үз хисабына гына яшәүче дип булмый инде.

Сергей Ивановичның бер гыйбарәсе аеруча гыйбрәтле. Ул Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов белән әңгәмәдә менә ни дигән: “Мин 2010 елга куркынып карыйм (с ужасом смотрю) - Федераль кануннар таләпләре буенча тиешле дәрәҗәдә җитәкчелек итә алырбызмы соң?”

Мондый өметсезлек сүзләре зур дәрәҗәле түрәнең үз көч-сәләтенә ышанмау түгел – күбрәк өлкәнең шундый имүче төбәк булып яшәргә күнеккәнлеген тану, дип фаразларга кирәк. Ә өлкәнең мондый халәтен һәм гадәтен исә - шушы җирлектә туып үскән бөек идеолог Сусловның үз заманында үз өлкәсен артык иркәләве нәтиҗәседер, дигән фараз да бар.

XS
SM
MD
LG