Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция полковнигының 23 китабы дөнья күрде


Рәстәм Җаппаров
Рәстәм Җаппаров

Тиздән отставкадагы милиция полковнигы Рәстәм Җаппаров үзенең 75 яшен билгеләп үтәчәк. Гомеренең олы датасын ул нәшриятта әле генә басылып чыккан 23-нче китабы белән каршы ала.

Рәстәм Җаппаровның бу китабы «Ветер в лицо» дип атала. Шушы көннәрдә аны халыкка тәкъдим итү кичәсе булып узды. Рәстәм Җаппаров бу әсәрендә Русия һәм Удмуртиядә халыкның иминлеген саклау хезмәтенең тарихын сурәтли. Укучылар берничә буын милиция хезмәткәрләренең авыр эше, иң беренче чиратта, бу подразделениянең башында торучы шәхесләр белән таныша ала.

“Бу китапның төп геройлары эчке эшләр министырлыгы хезмәткәреләре. Нәкъ шушы геройлар тормышы, язмышында Русия һәм Удмуртия республикасының үткән юлы чагылыш тапкан”, дип бәядәде әлеге китапны язучы Зоя Богомолова.

«Ветер в лицо» китабының авторы Рәстәм Җаппаров Русиянең үткәненә, кайбер вакыйгаларга тәнкыйтьче күзлегеннән бәя бирү. Ул аларны укучыга аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта милиция хезмәтенең туган чорында бик күп функциялүр башкаруын да билгели. Китапны шулай ук Эчке эшләр министырлыгының елъязмасы дип тә атарга мөмкин.

Министырлыкта хезмәт иткән бер генә кеше дә, нинди вазыйфа башкаруына карамастан, онытылырга тиеш түгел, дигән фикерне алга сөрә автор. Аның геройлары арасында рядовойлардан алып, легендар шәхесләр тормышы сурәтләнү. Яңа китапны тәкъдим итү тантанасында залда әсәрнең тере герое Виктор Вичужанин да бар иде. Ул залда утырган курсантларны Рәстәм Җаппаровка ошарга өндәде.

Рәстәм Җаппаров гади крестьян гаиләсендә туып үскән. Әтисе Икенче ватан сугышында вафат булган. Аңа яшьтән тормышның әчесен дә, төчесен дә татырга туры килгән. Татарстанның Әгерҗе районында туган, әмма балачагы матур тәбигатьле Кама елгасы буенда Сарапул районы Дулесово авылында һәм Сарапул шәһәрендә үткән.

Сугыш елларында ишле гаиләне ачлыктан саклап калуда 10-11 яшьлек балаларның армый-талмый эшләве, шул ук вакытта үзенең балачак маҗаралары хакында Рәстәм Җаппаров «Сарапульские подранки» исемле китабында бәян итә.

Хыялый егет яшьлек елларында очкычлар, парашют белән сикерү курсларына йөри. Әмма, медкомиссия аңа очарга рөхсәт бирми, сугыш елы баласының буе кечкенә була.

Армия хезмәтеннән соң Ижауда механика институтын тәмамлый. Комсомол эшендә актив катнаша, партиягә кабул ителә. Нәкъ шул елларда милләттәшебез, отставкадагы полковник, Удмуртиянең янгын сүндерү хезмәтен күп еллар җитәкләгән Мөкатдәс Камалетдинов белән танышалар.

“Аның исеме һәрвакыт яңгырап тора иде. Ул комсомол, партия оешмаларында эшләде. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Рәстәм Нургаян улы әти-әнисе биргән исем белән йөрде, русчага тәрҗемә итәргә кушмады, дип искә алды Мөкатдәс Камалетдинов.

Күп еллар Рәстәм Җаппаров партия һәм Ижау шәһәре башкарма комитетында эшли. 60-нчы еллардагы хезмәт юлын ул иң эшлекле буларак бәяли. Чөнки нәкъ шушы елларда Ижау шәһәре үсешендә зур үзгәрешләр барлыкка килә - предприятияләр корыла, автозаводның беренче өлеше сафка баса. Рәстәм Җаппаров бу елларда шәһәр партия оешмасында сәнәгать бүлеген җитәкли.

1971 елдан Рәстәм Җаппаров республиканың Эчке эшләр министырлыгына күчерелү. Биредә аңа төзәтү колонияләрен үзгәртеп корырга туры килә. “Мин беренче тапкыр рәшәткә артында булып, гаҗәпләнеп чыктым, анда ул вакытта 7000 ирегеннән азат ителгән кеше, аларның 3000 генә эш белән тәэмин ителгән. Анда вәзгыять бик кискен иде”, дип искә алды Рәстәм Җаппаров яңа вазыйфасында беренче тәэсирләрен.

Җиде елда аның җитәкчелегендә сигез хезмәт белән төзәтү учрежденияләре үзгәртеп корыла, ирегеннән азат ителүчеләрнең көнкүрешен үзгәртү буенча бик күп эшләр башкарыла.

“Ул гына түгел, шулай ук Җаппаров карамагында булган янгын сүндерү подразделениясе Русия күләмендә иң яхшылар исемлегенә керде”, дип билгеләп үтте Мөкатдәс Камалетдинов.

Китапларны Рәстәм Җаппаров пенсиягә чыккач яза башлый. “Спецназ МВД: Кавказская война”, “Жаркие дни Афганистана” һәм башкалар.

“Прерванный полет” - бу китап ватандашларының иминлеген саклап, вафат булган якташлары тормышы хакында.

Бу китапларда геройларның характерлары бик зур төгәллек белән язылуын билгеләп үтте Чайковскийдан килгән язучы Александр Абдулаев.

Рәстәм Җаппаров лаеклы ялга чыккач Эчке эшләр министрылыгының инвалидлар һәм ветераннарын берләштергән “Честь” – “Намус” иҗтимагый оешмасын төзи һәм инде ун елдан артык аны җитәкли. Бу оешма ветераннарны эш белән тәэмин итә, ә гарипләргә материал ярдәм күрсәтә.

Рәстәм Җаппаров әле каләмен куярга иртә дип исәпли. Аның очерклары журнал битләрендә басыла. Тагын бер китабы нәшриятка тапшырырга әзер.

«Честь имею» - бу китап та милиция хезмәткәрләренә багышланган. Рәстәм Җаппаров хәрби киемнәрен һәм пагоннарын салса да, сафта кала бирә.
XS
SM
MD
LG