Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мирас”: ыгы-зыгы дәвам итә


Әхмәт Сәхәпов Туфан Миңнуллиннны “Мирас” журналын ябарга йөрүдә гаепли, Туфан Миңнуллин исә, "журналны саклап калу өчен йөрим", ди.

“Мирас” журналының соңгы саны июль аенда басылып чыкты. Август, сентябрь саннары әлегә күренми. Журналның баш мөхәррире Сәхәпов “Мирас”ны нәшер итүне тыйдылар дип зарлана. Әмма ул бирешергә җыенмыйм, журналны Русиянең башка губерналарында эшләячәкмен, ди.

Русиянең башка губернасы Татарстанның ут күршесе Башкортстан булып чыкты. Гәрчә, Башкортстанның рәсми статусы әлегә республика булса да. Аның сүзләренчә, “Мирас” һәм “Сабыйга” балалар журналын Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов чыгарырга ярдәм итәчәк икән.

Бу турыда Мәскәүдә дә беләләр

Сәхәпов сөйләвенчә, “Мирас” журналына, аның баш мөхәрриренә алып барылган һөҗүмне Мәскәүнең зур түрәләре дә ишетеп алган. Бу турыда Европада да беләләр. Әле болай гына да түгел, мөхәррир сүзләренә ышансак, ЮНЕСКО оешмасы Әхмәт Сәхәпов белән Эсфир Яһүдингә Кол Гали бүләге дә бирәчәкләр икән.

Әхмәт Сәхәпов
Бу бүләкне “Мирас” журналында басылып чыккан “Барбаросс” инкыйразы” драмасы өчен тапшыралар, ди. Гәрчә, әлеге пьеса өчен Сәхәповны Татарстан язучылар берлегеннән дә чыгардылар. Бер төркем язучылар авторны әлеге әсәрдә Муса Җәлилне пычраткан ди. Чөнки биредә Һитлерның Җәлилне үтереп мактавы тасвирлана.

“Мирас”та ут юк

Казан шәһәренең Чистай урамында урнашкан “Мирас” журналында ут та юк, компьютерлары да эшләми. Сәхәпов сүзләренчә, журнал хезмәткәрләрнең өйләрендә әзерләнә. Ә ул үзе редакциядә эш бүлмәсен саклап утыра. Әмма утны бетерү Муса Җәлил турында яңа фикер әйтү белән бәйле түгел.

Шул ук бинада эшләүче “Мәгърифәт” газеты мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов әйтүенчә, “Мирас” ел башыннан бирле утка акча бирми. Ә калган редакцияләр электр өчен “Мәгърифәт” газеты аша түлиләр икән.

“Утны кистеләр, 7 компьютер юкка чыкты, өч кешебез авырып ята”, ди Сәхәпов. Ул утны бетерүдә Хөсәен Вәлиәхмәтовны да гаепли.

“Башка редакцияләр җыелышып “Мирас” өчен дә акча түләп карадык. Аларга бик ярдәм итәсебез килде. Әмма Сәхәпов үзенең кирелеге белән журналның укучылары булмавын яшерергә теләде. Әллә кемнәргә шикаятьләр язып бетерде. Әмма электрны өзүдә үзенең гаепле булуын килеп аңлатып киттеләр”, ди Вәлиәхмәтов.

Яңа мирас чыгачакмы?

Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов “Мирас” журналының киләчәк язмышы турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, ди. Ә газет-журналларны кулда тотучы “Татмедиа” үзәге “Мирас” журналы нәшер итәргә җыенмыйбыз дип әйтә.
Туфан Миңнуллин


“Мирас”ның баш мөхәррире Сәхәпов журнал чыгаруны туктатуда язучы Туфан Миңнуллинны гаепли. Миңнуллин исә “мин журналны саклап калу өчен йөрим”, ди.

“Сүз Сәхәповны алып ыргыту турында бара. Журнал Сәхәпов исеменә теркәлгән икән. Аның сүзләреннән сак булыгыз, ул – яла ягучы. Бөтен язучыларны пычратып бетерде инде. Элек-электән журналны ябарга телиләр дип, гайбәт таратып безгә каршы кешеләр котыртып йөрде. Без аны Җәлилгә яла якканы өчен берлектән дә чыгардык”, ди Туфан Миңнуллин.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, драматург “Татмедиа” оешмасы белән “Мирас” журналының киләчәк язмышы турында сөйләшкән. Миңнуллин сүзләренчә, “Татмедиа” “Чын мирас” исемле журнал чыгару артыннан йөри. Әмма баш мөхәррире инде башка кеше булачак.
XS
SM
MD
LG