Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетләр патриотик тәрбия белән шөгыльләнмәкче


Васильево җәмигъ мәчете патриотик тәрбия дәүләт программасы кысаларында, үз проектын булдырмакчы. Анда төрле милләт балаларын җәлеп итү карала.

Казан янындагы бу бистә мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла сүзләренчә, мәчет җәмгыятьтән аерылырга тиеш түгел.

“Бүген кызганычка каршы авыл мәчетләре кеше үлгәч күмү, никах уку белән генә мәшгуль. Бу эш бик аз. Мәчет тәүлек буе мәшгуль булырга тиеш”, ди имам-хатыйп.

Шуңа алар бу көннәрдә махсус проектны гамәлгә ашыру өлкәсендә эшли.

Ул үз эченә төрле чаралар, сәяхәтләр оештыруны күз алдында тота. Бу аеруча яшьләргә күзаллана.

“Бу сәяси проект түгел. Без мисал өчен укучылар өчен футбол мәйданчыгы ясауны, тренажерлар алуны, Биләр, Болгар һәм башка шундый тарихи урыннарга сәфәр кылуны күздә тотабыз”, ди проектны гамәлгә куючы Иршат Юнысов.

Әлеге проектны әлегә үз тирәлегендә (мәхәлләдә) генә җәелдерергә уйлыйлар. Киләчәктә инде уңышлы килеп чыкса, аны республика күләмендә дә тарату максаты куела.

Беренче эш буларак Раифадагы 1-нче һөнәр училищесы белән хезмәттәшлекне башлаганнар. Анда барлык Русия төбәкләреннән хөкемгә тартылган яшүсмерләр бер елдан алып өч елга кадәр белем ала. 110 урынга исәпләнгән бу уку йорты укучылары өчен киләчәктә төрле чаралар уздыру карала.

“Раифа чиркәве алар белән аралашып тора, ә ни өчен мөселманнарга шулай эшләмәскә. Киләчәктә алар өчен төрле чәй ашлары оештырсак, татар-мөселман халкы турында күбрәк белә алырлар иде”, ди Юнысов.

Ата-бабаларыбыз җире белән таныштыру

Болгар, Биләр җирләренә сәяхәт оештыру да тарих белән таныштыруны максат итә. Анда Васильевода яшәүчеләрне алып бару карала. Әлеге бистәдә яшәүчеләрнең 30% - татарлар. Әмма проект башка милләтләрне дә җәлеп итүне үз эченә ала.

“Һәркем үзе яшәгән җиренең чын тарихын белергә тиеш. Бары шул чакта гына киләчәк турында күзалларга була. Бу шулай ук патриотик тәрбия ”, ди Рөстәм хәзрәт Вәлиулла.

Әлегә проектны тормышка ашыру өчен финанс мәсьәләсе кискен тора. Әмма алар киләчәктә ярдәм итүчеләр табылыр дип өметләнә.

“Бер кеше үзе генә зур нәтиҗәләргә ирешә алмый. Мисал өчен узган елны без 3-нче татар гимназиясендә тәрбия дәресләрен керткән иде. Ләкин программага рәсми кертелмәү сәбәпле, ул факультатив кына була алды. Анда 15 бала йөри башлаган иде, әмма соңыннан 3-әү генә калды. Шуңа мондый программаларны рәсми кертергә кирәк”, диде Рөстәм хәзрәт Вәлиулла.

Ул зур тырышлык белән быел әлеге мәктәпнең яңа бинасын ачуга ирешүен әйтте.

Юнысов сүзләренчә, мәчет янында буш урын һәм 250-300 квадрат метрга исәпләнгән иске бина бар. Киләчәктә анда футбол мәйданчыгы һәм берәр үзәк оештыру нияте тора.

“Шул үзәккә тренажерлар кую карала, өлкәннәргә, мисал өчен, килеп бергә җырлау чараларын оештырырга була”, ди Вәлиуллин.

Алар бу чараларның барысы да патриотик тәрбия кысаларында эшләнүен әйтә. Бу проектны инде Васильево бистәсе җитәкчелеге дә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә хуплаган.
XS
SM
MD
LG