Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юкия Амано - Халыкара атом идарәсенең яңа башлыгы


Япон дипломаты Юкия Амано дүшәмбе рәсми рәвештә һәм бертавыштан Халыкара атом энергия идарәсенең яңа башлыгы итеп расланды.

Идарәнең хәзерге җитәкчесе, атом эшчәнлекләрен күзәтүче әлеге БМО оешмасын 12 ел җитәкләгән Мөхәммәт әл-Барадай ноябрь аенда вазифасыннан китә.

Аманоны бу вазифага июль аенда идарәнең 35 әгъзадан торган җитәкчеләр шурасы сайлады.

Әмма ул барлык 150 ил дә катнашкан гомуми җыенда расланырга тиеш иде.

Халыкара атом энергия идарәсенең дүшәмбе башланган гомуми җыены бер атна дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG