Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бибинур” “Алтын минбәр”дә катнашмый


"Бибинур" фильмыннан бер күренеш
"Бибинур" фильмыннан бер күренеш

“Алтын минбәр” кинофестивалендә Татарстаннан да фильмнар булачак. Республикада төшерелгән “Бибинур” зуррак фестиальләрдә җиңүгә өметләнә.

“Татаркино” башлыгы Владимир Батраков сүзләренчә, “Бибинур” фильмы “Алтын минбәр”дә күрсәтеләчәк, тик бәйгедә түгел. Бу әсәр фестивальдә “фильм вакыйга” буларак тәкъдим ителәчәк.

Әле яңа гына Казанның “Мир” кинотеатрында “Бибинур” бер төркем тамашачыга тәкъдим ителгән иде. Драматург Мансур Гыйләҗев әйтүенчә, анда 20-ләп кенә кеше булган. Әмма барсы да киноны исләре китеп караган. “Бибинур”ның сценариен Мансур Гыйләҗев Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” һәм “Җомга көн кич белән” әсәрләренә нигезләнеп язды.

“Бибинур” бик көчле тәэсир ясады. Мин, дөресен генә әйткәндә, шундый яхшы сыйфатлы, тирән мәгънәле, көчле фильм килеп чыгар дип уйламаган идем. Татар милли кинематографиясендә мондый фильм юк әле. Сәнгатебездә зур яңалык булыр дип өметләнеп торам. Олы мәгънәдә профессиональ фильм килеп чыкты”, ди Гыйләҗев.

Мансур Гыйләҗев тә “Бибинур” бәйгедә катнашмаячак ди. Чөнки продюсер һәм авторлар әнә шундый карарга килгән. “Алтын минбәрдә” катнашса, ул беренче урын алачак. Мөселман кинофестивалендә андый зур сыйфатлы фильмнар катнашканы юк әле. Без олырак фестивальләрдә җиңербез дип өметләнәбез. Бер фестивальдә җиңгән фильм башкаларында катнаша алмый. Шундый канун бар. Без хәзер “Алтын минбәр”дә җиңсәк башка фестивальләргә бара алмыйбыз”, ди Гыйләҗев.

Батраков та “Бибинур”ны дөньякүләм абруйлы фестивальләргә, мисал өчен Венециан кинофестиваленә, җибәрергә теләкләре булуны белдерде.

Бибинур әби төш күрә. Һәм вафатына 5 көн генә калганын аңлый. Тамашачы нәкъ менә шушы 5 көндә әби кичергәннәрне күрәчәк. Әсәрдә баш геройның хатирәләре дә, мисал өчен нигә ятим балаларны тәрбиягә алуы да, шулай ук сихри күренешләр дә бар. Бибинурны Камал театры актрисасы Фирдәвес Әхтәмова уйный. Петербур шәһәреннән Рената Минвәлиева Бибинурның кечкенә чагын башкара. Режиссер Юрий Фетинг аны Петербурдагы татар җәмгыяте Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чыгарган альбомнан күреп алган булган.

Владимир Батраков әйтүенчә, Татарстаннан тагын бер әсәр, “Бөркетләр” исемле нәфис фильм “Алтын минбәр”дә бәйгедә катнашачак. Аның режиссеры Рамил Төхвәтуллин. Бу әсәр төшерелгән вакытта Төхвәтуллин “Ватаным Татарстан” газетына “фильм көлкеле хәлләргә, комедиягә корылса да, тирән мәгънәгә ия, безнең төп максат – яшь буынга йокыга китәргә ирек бирмичә, аларның мәрткә киткәннәрен уятып, гореф-гадәтләребезне кайтару”, дигән иде.

“Казан киностудиясе” башлыгы, фильмның продюсеры Михаил Михайлов: “Бөркетләр” фестивальгә әзер”, дип белдерде.

“Алтын минбәр”дә “Тукай” исемле фильм да күрсәтеләчәк. Батраков белдерүенчә, әсәр “Мастер” ширкәтендә төшерелгән. Аның җитәкчесе Марат Ганиев.

“Без киноның нәрсә турында икәнен белмибез. Әмма аның катнашырга хокукы бар. Ул (Ганиев – Н.А) сайлап алу комиссиясенә үзенең “Тукай” фильмын җибәргән. Комиссия алган. Һәм “Тукай” документаль фильм буларак күрсәтеләчәк”, ди Батраков.

"Бибинур" Казан фестивалендә җиңу яулады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00
XS
SM
MD
LG