Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузия өчен күзләүдә гаепләнүчене хөкем итте


Көньяк Осетия мәхкамәсе Грузия өчен күзләү белән шогыльләнүдә гаепләнгән бер кешене 7 ел төрмә җәзасына хөкем итте.

Прокуратура Грузия 2004 елда Александр Хачировны Көньяк Осетиядәге һәм аның тирәсендәге Русия хәрбиләре һәм тынычлык саклаучылары турында мәгълумат туплау өчен яллаган булган ди.

Хачиров Русия белән Көньяк Осетия чиге янындагы Владикавказ шәһәрендә яшәгән.

Узган айда Русия мәхкамәсе тагын бер армия офицеры Лейтенант полковник Михаил Хачидзены Грузия өчен күзләүдә гаепләп 6 елга төрмәгә хөкем иткән иде.
XS
SM
MD
LG