Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юлы” узышында КамАЗ беренче килде


Якшәмбе көнне Ашгабадта бер атна элек Казанда башланып киткән “Ефәк юлы” машина узышы тәмамланды.

Бәйгедә катнашкан 21 йөк машинасы арасында беренче урынны КамАЗ машинасында Фридәүс Кәбиров такымы яулады.

Икенче урынна Ивеко машинасында һолландияле Жерар де Рой такымы алды. Чех Алеш Лопрайс такымы Татра машинасында өченче булып килде.

62 җиңел машина арасында беренче өч урынны Фольксваген машиналары алды.

Узышчылар Русия, Казакстан һәм Төркмәнстан аша 4356 чакрым юл узды.
XS
SM
MD
LG