Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Татарстанда җитәкчеләр машиналарының канун бозуы турында мәгълуматлар интернет сәхифәсеннән алынды. Казанда сәгатенә 277 чакрым тизлектә барып буламы?

Татарстанда бер елдан артык элегрәк юл хәрәкәтен күзәтү камералары урнаштыру белән бергә интернетта кемнең ничә мәртәбә кагыйдә бозып, ничә сум штраф түләргә тиешлеген карау мөмкинлеге бирүче сәхифә дә булдырылды. Gibdd.tatar.ru сәхифәсенә кереп машинага беркетелгән дәүләт номерын гына язасың да, түләнмәгән штраф бурычыңны белә аласың.

Бу күзәтү камералары, гади ЮҺИДИ хезмәткәрләреннән аермалы буларак, югары түрәләр машиналарының кагыйдә бозуын да теркәп бара. Юл хәрәкәтен күзәтүчеләр гадәттә дәүләт номерында ОАА хәрефләре булган, халык телендә "Олы Абзый Арбасы" дип йөртелгән машиналарны юлда туктатмый.

Ә интернеттагы Gibdd.tatar.ru cәхифәсендә күптән түгел генә шактый зур түрәләрнең машиналары дистәләрчә мең сум штрафлар җыйганлыгын күреп була иде.

Мәсәлән, Татарстан Югары мәхкамәсе рәисенең машинасы бер ел эчендә 58 мәртәбә тизлеген рөхсәт ителгәннән арттырып, 31 мең 300 сумлык штраф җыйганлыгын күрергә мөмкин иде анда.

Президентның һәм хөкүмәтнең эчке идарәләре җитәкчеләре машиналары 7-8 мең сум штраф җыйган.

Министрлар машиналарының штрафлары да дистәләгән меңнәр белән исәпләнә иде.

Әмма ни сәбәпледер бер көнне интернетта түрәләр машиналарының канун бозуы турында мәгълүмәтне күреп булмый башлады. Теге яки бу түрә исеменә язылган машина номерын җыйгач, сәхифәдә “берни дә табылмады” дигән язу гына чыга.

Кайберәүләр моңарчы камералар һәм компьютерлар үзләре генә автомат рәвештә башкарган бу эшкә хәзер ЮҺИДИ хезмәткәрләренең дә кулы тигән дип уйлый ала.

Ә менә Казанда яшәүче Сергей Меньшиков бу камераларның ялгышуын мәхкамә аша раслатырга тели.

Аңа ЮҺИДИдән үзенең ВАЗ-21099 машинасында сәгатенә 277 чакрым тизлектә барып канун бозуы турында язу килгән. Анда иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Дербышки бистәсеннән Казанга барганда тизлекне рөхсәт ителгәннән сәгатенә 217 чакрымга арттыруы язылган.

Сергей "ул юл, иртәнге тугызда машина белән тыгылган була, машиналар җәяүле тизлеге белән генә диярлек хәрәкәт итә ала, мин ул юлдан көн саен йөрим һәм күзәтү камераларының кайда булуын да бик яхшы беләм", ди. Җитмәсә бу машинаның техник документында аның иң күбендә сәгатенә 160 чакрым тизлек белән генә хәрәкәт итә алуы язылган.

Боларның барысына да карамастан, камера төшереп алган фотода, сәгатенә 277 чакрым тизлек белән барган диелгән иске машинаны Сергей Меньшиков йөртүе сүрәтләнә.

Күптән түгел исә ЮҺИДИгә шикаять белән бер бабай мөрәҗәгать иткән. Олы яшьтәге бу кешегә ЮҺИДИдән килгән хатта аның Ока машинасында сәгатенә 150 чакрым тизлектә чабуы турында язылган.

Идарәдә бу хәлне тикшергәннән соң, моның техник хата булуын таныганнар.

Гади машинаның, ә сүз биредә Самара Лада турында бара, сәгатенә 277 чакрым тизлектә бара алмаганлыгын дәлилләү җиңелрәк булса да, сәгатенә 60 чакрым тизлек белән генә йөрү рөхсәт ителгән урында 80-90 чакрым тизлектә барган дип теркәлгән очракларның техник хата булуын дәлилләү мөмкин түгел диярлек.

Шулай да адвокатлар инде хата буларак рәсми рәвештә танылган шул бер очракны да киләчәктә мәхкамәдә файдаланып була диләр.

Бер тапкыр ялгышкан техника икенче яки өченче тапкыр ялгыша алмый дип һичкем әйтә алмый.

XS
SM
MD
LG