Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар мәктәпләре һәм сыйныфлары кими


Уфада “Әлифба” исемле татар башлангыч гимназиясенә 1 сыйныфка балалар кабул ителмәде. Калган 2,3,4-нче сыйныфлар укып беткәннән соң гимназия ябылачак.

Башка мәктәпләрдә дә татар сыйныфлары бетерелә. Шундый язмышка башкаланың Совет районындагы 100-нче санлы мәктәп тә дучар булды. Бу хакта әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Руслан Сөләйманов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, балалар урыс, чит тел һәм дәүләт теле буларак башкорт теле укый. Дүртенче телне өйрәнү бала өчен авыр дип ата-аналар туган тел укытуга үзләре каршылык күрсәткән.

“Шул ук вакытта, мәктәп җитәкчелеге дә татар сыйныфларын ачу өчен тырышлык күрсәтми”, ди Руслан Сөләйманов. Ул баштагы елларда 20 сәгатьтән артык дәрес биргәне өчен 7 мең хезмәт хакы алган.

Хәзер 12 сәгать калгач, хезмәт хакы 4-5 меңгә торып калган. Шуңа Руслан Сөләйманов эшен ташларга карар итүен белдерде.
XS
SM
MD
LG