Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия халыклары куркыныч астында”


Томас Нигъмәтҗанов Русия Федерациясендәге халыклар, шул исәптән Федерация үзе дә куркыныч астында дип уйлый.

Фән эшлеклесе, журналист, татар милли хәрәкәте активисты Нигъмәтҗановның “Шаккатыргыч вакыйгалар” (Заман сурәтләре-2) исемле китабы басылып чыкты. Китапта авторның милли сәясәт, татар тарихы, нәсел шәҗәрәсе турындагы язмалары урын алган.

Автор “Халыклар теләге” исемле мәкаләдә “Русия милли республикалар булу аркасында гына Федерация булып тора. Бу турыда Русия Конституциясенең беренче бүлегендә “Русия Федерациясе тарихи сәбәпләр нәтиҗәсендә берләшкән халыкларның суверен федератив дәүләте” дип язылган”, ди ул.

Республикалар күздәге чуан

Нигъмәтҗанов фикеренчә, Советлар Берлеге белән чагыштырганда Русиядә республикалар зуррак хокукларга ия. Әмма аларның бәйсезрәк булуы губерналарга ошап бетмәде. “Ә без кайсы ягыбыз белән ким? Ни өчен республикаларның хокуклары безгә караганда күбрәк?”, дип губернаторлар шаулый башлады. Менә шул вакытта федераль үзәк Русиянең бөтен субъектларының тигез хокуклы булуын белдерә.

Әмма республикалар дәүләт хасил итүче халыкның туган телен, мәдәниятен саклауны сәбәп итеп губерналарга караганда күбрәк хокуклар даулауга ирешә. Шуңа күрә республикалар Мәскәү өчен күзгә чыккан чуан сыман уңайсыз.

“Республикаларның өлешчә бәйсез булуы Русия хакимиятенең ачуын чыгарып килде һәм шулай дәвам да итә. Чөнки аларның байлыгын тартып алу авырлашты. Губерналар байлыкларын чыгарып бирергә ашкынып тормый”, ди Томас Нигъмәтҗәнов.

Русия түрәләре тынычлап йоклый

Фән эшлеклесе, милли хәрәкәт активисты Путинның хакимияткә килүе генә Русия икътисадының түбән тәгәрәвен туктата алмады дип уйлый. Чөнки җитәкчеләр ил белән демократик ысуллар белән идарә итә белмиләр, ди.

Нигъмәтҗәнов язуынча, илнең сәяси даирәсе Русиянең инде Федерация булмавын, бары тик губерналардан гына торуын төшендә күреп тынычлап йоклыйдыр, мөгаен. Республика президентлары, губернаторлар да Путинның субъект җитәкчеләрен сайлап кую турындагы мөрәҗәгатенә каршы берни дә әйтмиләр, йә булмаса хуплау кыяфәте чыгарып маташа.

“Илдә нинди генә вәзгыять урнашмасын губерналар губерна булып калачак. Ә республика президентлары өстендә җаваплылык зуррак. Алар дәүләт булдыручы халыкны саклап калырга, үстерергә тиеш”, ди Томас Нигъмәтҗанов.

Республикаларның суверен хокукларын тартып алган вакытта президентка да, халыкка да, зыялыларга да авыз йомып торырга ярамый. Тоталитаризм җиңгән очракта республикалар булмаячак, Федерация үзе дә бетәчәк, ди автор.

Шуңа күрә Томас Нигмәтҗанов халыкларның теләген истә тотып, Федерацияне саклап калырга чакыра.

“Шаккатыргыч вакыйгалар” исемле китапта шулай ук Нигъмәтҗәнов турында күренекле журналистларның фикерләре дә урын алган. Татар халкының килеп чыгышы турында мәгълүматлар бирелгән.

Томас Нигмәтҗәнов 1948 елда Башкортстанда туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. 1972-2005 елларда метрология өлкәсендә эшли. “Шаккатыргыч вакыйгалар” дигән китап 2009 елда Казанда басылып чыккан.
XS
SM
MD
LG