Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ширкәте хезмәткәрләргә балага узуны тыйган


Калининград өлкәсе прокуратурасы “Пухов һәм К” хосусый сәүдә ширкәте баш мөдиреннән хезмәткәрләр белән эш килешүендә “балага узмаска” дигән сүзләрне бетерергә кушты.

Ширкәтнең хезмәт килешүләренең канунга ярашлы булу-булмавын тикшергәндә Зеленоград районындагы 3 хатын кых белән хезмәт килешүендә “балага узмау” шарты куелганлыгы ачыкланган.

Канун нигезендә хатын-кызларга йөкле яки балалы булулары аркасында эш бирүдән баш тарту тыела.
XS
SM
MD
LG