Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйруллина шикаятен Страсбургта караячаклар


Европаның Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсе Татарстанда яшәүче Фәния Хәйруллинаның шикаятен теркәде.

Зыян күрүченең адвокаты Ирина Хрунова сүзләренчә, бу аларның чираттагы җиңүе. Чөнки “Татарстандагы тикшерү идарәләре белән эш иткәндә һәр нәрсәгә иң авыр юл – мәхкәмә аша гына ирешергә мөмкин”, ди ул.

“Тикшерү идарәләре канунны үтәргә теләми дигән хис туа. Җинаять эшен тикшерүне тизләтер урынына, алар, киресенчә көпчәккә таяклар тыккан сыман, безгә комачаулап килә. Шуңа безгә вак кына мәсьәләне дә чишәр өчен, өем-өем хатлар язарга, мәхкәмәләргә биреп үзебезнең хак булуыбызны аңлатырга кирәк. Бу очрак буенча тикшерү эшләре инде күптәннән тәмамланырга тиеш иде. Әмма бу идарә хезмәткәрләре төрле юллар белән вакытны суза. Югыйсә, тикшерүчеләр үзләре, эшнең ничек баруы турында безгә мәгълүмат җиткереп барырга тиеш. Ни өчен алар шулай эшли? Билгесез. Димәк бу кемгәдер файдалы”, ди Хрунова .

2002 елның 14 сентябрендә, Хәйруллинаның ирен - 51 яшьлек Җәүдәт Хәйрүллинны республиканың Тукай районы эчке эшләр бүлегендә, бишенче катның балконында асылынган килеш тапкан иделәр. Әлеге бүлектә эшләүче милиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше 20 тапкыр ачылып ябылган. Әмма гаеплеләр әле дә җәза алмаган.

Казанның кеше хокукларын яклау үзәге хезмәткәрләре фикеренчә, Хәйрулинның үлемендә милиция хезмәткәрләре гаепле. Янәсе аларның каты җәзалануына түзмичә, ул үз-үзенә кул салган.

2002 елда әлеге бүлекне милиция полковнигы Рәмзил Сәлахов җитәкләгән. Хокук яклаучылар сүзләренчә, хәзер ул биш кешене җәберләүдә гаепләнә.

2008 елның декаберендә адвокат Ирина Хрунова Фәния Хәйруллина исеменнән, мәхкәмәгә Җәүдәт Хәйруллинны милиция бүлегендә җәберләп үтерү үңаеннан шелтә белдергән. Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе карары нигезендә зыян күрүчегә 250 мең сум матди ярдәм күрсәтелгән. Бу карарда Хәйруллинның милиция хезмәткәрләре тарафыннан үтерелүе дә раслана, әмма аларга карата җәза чыгарылмаган.

Татарстан прокуратурасы тикшерү идарәсенең Тукай районы бүлеге исә, әлеге җинаять эшен тикшертүне туктаткан. Бу инде 20нче очрак икән. Казанның хокук яклаучылары әлеге гамәлләрне канунсыз дип танып, эшне югарырак мәхкәмәдә дәвам иттерергә җыена.

6 ел узса да, адвокат Ирина Хрунова барыбер дөреслекнең җиңәчәгенә ышана.

“Тикшерү идарәләреннең, җинаять эшенең сузуы аңлашылмый. Югыйсә алар үз-үзләренә зыян гына ясый. Чөнки без һәрбер вак-төяк мәсьәләне дә мәхкәмә аша ирешелгән кәгазьләрне җыеп барабыз. Һәм бу чыгымнарны соңыннан гаеплеләр түләргә тиеш була.

Европа мәхкәмәсендә безнең җиңәчәгебезгә шик юк. Чөнки моңа охшаш очракларның бихисап булганы бар. Гадәттә мондый эшләрдә шикаять белдерүче җиңә”, ди Хрунова.

Казанның кеше хокукларын яклау үзәге матбугат үзәге вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов исә, Татарстанда милиция хезмәткәрләренә каршы Европа мәхкәмәләренә шикәят белдерү очраклары арта, ди. Аның сүзләренчә, бүген аларның үзәгендә генә дә мондый 3 эш бар. Берсен Европа мәхкәмәсе инде теркәгән. Калганнарына да уңай җавап көтә алар.
XS
SM
MD
LG