Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русиянең федератив асылын танымый


Сишәмбе көнне Русия президенты "Валдай" клубына кергән сәясәт белгечләре белән очрашып, төбәк җитәкчеләрен сайлау мәсьәләсенә кагылды. Ул элеккечә җитәкчеләрне сайлап куюны кайтаруга каршы булуын әйтте.

Сөйләшүдә президент Медведев үзе җитәкләгән илне "Русия Федерациясе" дип атаса да, аның өчен федерация төшенчәсе формаль бер нәрсә генә булып калуы сизелә - Мәскәү киләчәктә дә төбәк җитәкчеләрен билгеләүне кулыннан ычкындырмаска тели.

"Үземнең бар демократик инануларыма карамастан, элекке сайлау системасына кайтуда мин мәгънә күрмим. Минемчә, ул Русиянең тарихи традициясенә дә, хәзер илдә урнашкан федерализмның үсеш дәрәҗәсенә дә туры килми", дип белдерде Русия президенты "Валдай" клубы әгъзаларына. Шушы очрашуда Русиядәге генә түгел, ә Русияне өйрәнүче чит ил белгечләре дә бар иде.

Билгеләү тәртибенә 5 ел


Русиядәге төбәк җитәкчеләрен, шул исәптән милли республикаларда да, халык тарафыннан сайлап түгел, ә Мәскәү тарафыннан билгеләү тәртибе нәкъ 5 ел элек, 2004 елның 13 сентябрендә президент Путиннең махсус фәрманы белән кертелгән иде. Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, бу мәсьәләне хәл итүдә ул үзе дә актив катнашкан булган.

Русия президенты тәкъдим иткән кешене җирле парламент аша раслату тәртибе гамәлгә 2005 ел башында кертелде. Шуннан бирле төбәк җитәкчеләре инде халык тарафыннан расланмый. Хәтта үзләрен аерым дәүләтчелек формасы дип санаган милли республикаларда да.

Нәкъ менә шушы фактор хәзерге Русия җитәкчеләренең илне федерация итеп түгел, ә күбрәк унитар дәүләт буларак күрүен аңлата.

Мәскәү Татарстанны башка өлкәләрдән аермый

Мәгълүм ки, Татарстан үзенең Русия белән мөнәсәбәтләрен килешү нигезендә коруын әйтеп килә. Ягъни хокукый яктан караганда, Татарстан үзенең вәкаләтләрен өлешчә федераль хөкүмәткә тапшырса да (кайберәүләр, тапшырырга мәҗбүр булса да ди), ул моны үз ихтыяры белән эшли.

Президентны Татарстан халкы тарафыннан түгел, ә Мәскәү күрсәтмәсе белән билгеләү исә, Татарстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең хокукый табигате бөтенләй башка булуын күрсәтә. Федераль хөкүмәт ачыктан-ачык Татарстанны да, Башкортстанны да милли үзенчәлекләре булган дәүләтчелек түгел, ә башка өлкәләр кебек үк гади бер төбәк итеп кенә күрә.

"Валдай" клубы әгъзалары белән очрашуда Медведев, Русиядә губернаторлар беркайчан да сайланганы булмады, дип белдерде һәм шулай итеп үзен канәгатьләндергән хәзерге тәртипнең патша һәм совет чорына хас булуын таныды. Ә ул чорның берсен дә демократик федерация дип атап булмый.

Татарстан президенты да дәшә...


Сишәмбедә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең "Российская газета"да күләмле мәкаләсе дөнья күрде. Анда ул нигездә Русиягә яңа реформалар этәргече бирү турында яза һәм азакта үзе актуаль санаган милли вә дини проблемаларга да туктала.

"Әгәр дә Русия президентына милләтара һәм динара тынычлык бәхәссез бер кыйммәт булып тора икән, аны яклауга юнәлдерелгән чаралар да тиешле дәрәҗәдә кыю булырга тиеш", дип яза Шәймиев һәм Русия президентын, бу өлкәдә уйланылган, тулы бер система коруга, тәвәкәллек күрсәтүгә чакыра.
XS
SM
MD
LG