Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Абхазия һәм Көньяк Осетиядә хәрби ныгытмалар урнаштырачак


Русиянең "Москва" хәрби көймәсе Сухум портында
Русиянең "Москва" хәрби көймәсе Сухум портында
Өчьяклы килешүне сишәмбедә Русиянең саклану министры Анатолий Сердюков, Абхазия һәм Көньяк Осетиянең саклану министрлары Мераб Кишмария һәм Юрий Танаев имзалады.

Әлеге документ нигезендә Русиянең хәрби ныгытмалары Абхазиянең Гудаута һәм Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрләрендә урнашачак. Һәрберсендә 1700 хәрби булыр дип исәпләнә.

Бу документ Мәскәүгә Грузиянең ике төбәгендә хәрби ныгытмалар төзү, андагы инфраструктураны куллану һәм яңарту мөмкинлеге бирелә. 49 елга төзелгән килешүне, мөддәте чыккач, һәр 5 ел саен озайтып тору каралган.


"Дәүләтчелекне көчәйтү"

Русия чик сакчысы Ингури елгасы буенда Абхазия-Грузия чиген күзәтә
Килешүне имзалаганнан соң Сердюков, бу әле беренче генә адым, якын арада тагын берничә килешү төзеләчәк, дип белдерде. Бу килешүләр Абхазиянең һәм Көньяк Осетиянең иминлеген арттырачак, диде ул.

Көньяк Осетия министры Юрий Танаев бу фикерне куәтләп, әлеге килешү “безнең дәүләтчелегебезне көчәйтә” дип өстәде.

Грузия парламентының территориаль бөтенлекне кайтару комитеты рәисе Шота Малашхиа бу килешүне киеренкелекне арттыру нияте дип атады.

“Бу киеренкелекне арттыру нияте. Ләкин Русиянең киң күләмле хәрби гамәлләр кылу мөмкинлеге чикләнгән. Абхазиянең дә моңа мөмкинлеге дә теләге дә юк. Минемчә Русия вак-төяк провакацияләр белән шөгыльләнәчәк” – диде Малашхиа.

Килешүнең Абхазиягә караган өлешендә бу төбәкнең диңгез буе чикләрендә иминлек тәемин итү каралган. Бу вазыйфа федераль иминлек хезмәтенә тапшырыла.

Сишәмбедә ФСБның диңгез буе чик хезмәте бүлеге башлыгы Виктор Труфанов, Русиянең чик сакчылары Абхазия чикләрен үтеп кергән көймәләрне кулга алачак, дип кисәтте.


"Киеренкелекне арттыру"

Хезмәтнең матбугат белдерүендә әйтелгәнчә, Русиянең меңнән артык чик сакчысы Абхазия җирлегендә инде эшкә керешә. Аларга барлыгы 350 чакырым озынылкта дәүләт чикләре сакка тапшырылган. Шуларның 215-е диңгез чикләре.

Грузиянең чик саклау хезмәте башлыгы Заза Гогава, Тифлис халыкара кануннар нигезендә Грузиянеке дип санаган суларда патруль итүен дәвам итәчәк, дип белдерде:

“Мондый мәгънәсез янауларга ничек җавап бирәсең. Русия андый белдерүләрне еш ясый. Чынбарлыкта берни эшләми. Алар көймәләрне кулга алу белән яный. Кайда алмакчылар? Без үзебезнекен контроль итәчәкбез.”

Узган елның августында Русия белән Грузия арасында кабынган биш көнлек сугыштан соң Мәскәү Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды.

Көнбатыш илләре бу адымны бертавыштан тәнкыйтьләп чыкты. Мәскәүнең адымына ни бары ике ил кушылды – Никарагуа һәм Венесуэла.
XS
SM
MD
LG