Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тулаем җитештерү күләме бәхетне исәпкә алмый


Франция икътисадчылары һәм президенты илләрнең муллык дәрәҗәсен бәяләгәндә халыкның үзен ни дәрәҗәдә бәхетле хис итүен дә исәпкә алырга чакыра.

Теге яки бу илнең икътисадый хәлен белү өчен гадәттә беренче чиратта андагы тулаем җитештерү күләменә (ТҖК) карыйлар. Әмма ТҖК чынлыкта илдәге икътисадый үсешнең нинди булуын яки халыкның тормыш дәрәҗәсен дөрес күрсәтә аламы соң? Франция президенты Николя Саркози кушуы белән төзелгән икътисадчылар шурасы илдәге муллыкны бәяләү өчен киңрәк итеп, шул исәптән тормыш сыйфаты кебек нәрсәләргә дә карарга кирәк ди.

Дҗозеф Стиглиц
Күренекле икътисадчылар, шул исәптән Нобел бүләге иясе Дҗозеф Стиглиц катнашында әзерләнгән бу хисап бик тә вакытлы дияргә кирәк.

Хисапны әзерләргә Франция президенты Николя Саркози әле икътисадый кризис якынаеп кына килгәндә, 2008 елда башларында ук кушкан иде.

Кризисның иң котырган чагына, Леман Бродерс банкы җимерелеп финанс буталчыклыклары башланган һәм дөньяны ресессиягә этәргән көннәргә 1 ел тулганда хисап Парижда җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Хисапта ТҖКнең илдәге хәлләрне, ягъни җитештерүне сүрәтләүче нәрсәләрнең берсе генә булуы әйтелә.

Икътисадчылар теге яки бу илнең хәлен билгеләү өчен беренче чиратта ТҖКгә карыйлар, әмма ул чы вәзгыятьне тулысынча чагылдырмый диләр.

Чыннан да ТҖК икътисадның сәламәтлеген берничек тә чагылдырмаучы күп кенә нәрсәләргә бәйле.

Мәсьәлән, ни кадәр күбрәк кеше төрмәдә утырса, ТҖК күрсәткечләре шул кадәр югарырак була.

Машина юлларындагы тыгыннар да ТҖКне арттыра, чөнки халык тыгыннарда күбрәк бензин куллана.

Хисапның координаторы Париждагы Sciences Po институты профессоры Жан-Пол Фитусси.

Парижда әлеге хисапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәндә ул “Париж машина юлларындагы тыгыннарның ТҖКне арттыруы хакмы? Эштән чыгарулар нәтиҗәсендә хезмәт хакларының артуы хакмы? Тупаслык һәм көч куллануларның ТҖКне арттыруы хакмы? Барлык бу өч сорауга да җавап “әйе”, - диде.

Хисапны әзерләүчеләр бары тик ТҖКне генә исәпкә алу бик тар караш ди.

Алар фикеренчә, хөкүмәтләр җитештерү күләме белән артык мавыкканчы, мул тормышның чынлыкта нәрсәләргә бәйле булуына карарга тиеш.

“Мәсьәләгә киңрәк карау һич тә базарга бәйле булмаган күп кенә нәрсәләргә игътибар җәлеп итәчәк”, - диләр алар.

Гадәти күрсәткечләр ул нәрсәләрне исәпкә алмый, әмма ул нәрсәләр барыбер тормыш сыйфатына өлеш кертә ала.

Бу нәрсәләр мәгариф һәм сәламәтлек саклау мөмкинлекләре, ял вакыты, тирә юнь мөхитнең тотрыклылыгы, өй җыештыру һәм башка көндәлек эшләр кебек өйдәге икътисадый эшчәнлек тә була ала.

Баерак илләрдә гадәттә кешеләр үзләре башкара торган ул эшләр өчен гаиләләрнең башкаларга түләве арта бара.

Хисапта мондый нәрсәләр илдәге керемнәр турындагы күрсәткечләрне арттыра һәм тормыш дәрәҗәсе арта бара дигән алгыш тәэсир тудыра диелә.

Шулай да хисапны әзерләүчеләр иктисадый үлчәм буларак ТҖКдән баш тартырга тәкъдим итми.

Аларның максаты хөкүмәтләрнең игътибарын күбрәк күрсәткечләргә җәлеп итү.

Николя Саркози
Хисап тәкъдим ителгәндә Франция президенты Николя Саркози “барлык халыкара оешмаларның үз статистика системаларын үзгәртүе өчен көрәшәчәген” белдерде. Аның фикеренчә, халыкның үзен ни дәрәҗәдә бәхетле хис итүен һәм ни кадәр яхты тормышта яшәвен дә исәпкә алырга кирәк.

Ул бу көрәшнең киләсе атнада Питсбургта Егермелек төркеме саммитында башланачагын да әйтте.

Франциянең мондый үзгәрешләр таләп итү өчен үз сәбәпләре дә бар.

Бу ил ТҖК яки үсеш күрсәткечләре белән беренче урыннарны биләми. Әмма ял вакытын халыкның ничек үткәрүе кебек нәрсәләрне исәпкә алучы системада ул ТҖК белән дөньяда беренче урында торучы Кушма Штатларны үзеннән артта калдыра алыр иде.

Бу фикер инде күптәнге булса да, моңарчы аның мондый дәрәҗәдә яңгыраганы юк иде.

“Илкүләм бәхетлелек дәрәҗәсе” дигән нәрсә әлегә Һималайдагы Бутан дәүләтендә генә хөкүмәт сәясәтенең бер өлеше буларак карала.
XS
SM
MD
LG