Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Русия белән сөйләшегә чакыра


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Европадагы иминлек киеренкелеген киметү һәм уртак куркынычларга каршы тору өчен Русия белән ачык итеп һәм моңарчы булмаган дәрәҗәдә диалог башларга чакырды.

Расмуссен Британиянең Financial Times газетына интервьюда югары җитәкчеләрне Мәскәүдә НАТОның озын мөддәтле стратегиясе нинди булырга тиеп дип уйлаулары белән танышырга чакырачагын белдерә.

Ул Русия президенты Дмитрий Медведевның Европада яңа иминлек корылышы турындагы тәкъдимнәрен карарга әзермен ди.

Расмуссен НАТО белән Русия арасында фикер аермалыклары калуын таный.
XS
SM
MD
LG