Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:09

Русия Думасы төбәкләрне санламый



Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген Русия Думасында төбәкләрдән тәкъдим ителгән меңләгән канун проекты җавапсыз ята.

Соңгы елда гына төбәкләрдән Дәүләт Думасына 1351 канун проекты юлланган. Әмма аларның күбесе җавапсыз калган. Кайберләре 7-8 ел каралмыйча ята ди, төбәктәге депутатлар.

Татарстанның Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген Русия Думасында республика депутатлары тәкъдим иткән 1000нән артык проект җавапсыз ята. Быел гына да, Мәскәү, Татарстаннан булган 20ләп проектны игътибарсыз калдырды, ди Разил Вәлиев.

“Үзебезнең бер проектта без, төбәктәге югары уку йортларында кайбер вәкаләтләрен субъектларга тапшыруны сораган идек. Моның бернинди начарлыгы юк. Ул уку йортларының ничек эшләгәнен күреп торабыз. Эшләрендә ярдәм генә итәр идек тә, әмма Мәскәү “якын килмәгез, без үз вакәләтебезне бирмибез”, ди. Мондый проектны йөзләгәнне җибәрдек. Әмма аларның 2-3 генә өлешчә кабул ителде. Бу дәүләтебезнең көннән-көн унитарлык юлыннан баруы турында сөйли. Татарстанның хокук мәйданы тарая. Билгеле, без моның белән килешә алмыйбыз. Кәнәгатьсезлек белдереп Русия җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттек. Әмма бүгенгә кадәр яхшы якка үзгәреш юк”, ди Разил Вәлиев.

Татарстан тәкъдим иткән канун проектлары арасында милли компонентка кагылганнары да бар. Вәлиев сүзләренчә алар узган елның апрелендә Русия мәгариф канунына үзгәрешләр кертү, милли компонентны кире кайтару тәкъдиме белән чыккан. Әмма бүгенге көнгә кадәр ул әле Русия Дәүләт Думасында каралмаган.

Моннан өч ел элек Татарстан депутатларының Русия Дәүләт Думасыннан вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы канунга үзгәреш кертүне таләп итүләре дә билгеле. Әмма бу вакытта аларны ни бары 45 депутат кына хуплаган, калганнары җавап бирүдән баш тарткан.

Думадагы һәм төбәктәге депутатлар арасындагы аңлашылмаучанлыкларның төп сәбәбе исә, кануннарның камил булмавыннан килә, ди депутат Разил Вәлиев.

“Узган 5 ел эчендә генә дә мәгариф турындагы канунга 50дән артык үзгәреш кертелде. Димәк, бу канун камил түгел. Ни өчен камил түгел, чөнки канунны эшләгәнче аның нигезен аңларга, субъектлар, андагы белгечләр, депутатлар белән киңәшләшергә кирәк. Әмма бу эш бик түбән дәрәҗәдә үтәлә”, ди Вәлиев.

Русия Дәүләт Думасында төбәкләрне хөрмәт итә башласыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигәнгә, җирле депутатларны күбесе иң башын киереп, мәсьәләнең бик катлаулы булуын әйтә. Депутат Разил Вәлиев, проблемадан чыгу юлын халык ярдәмендә күрә.

“Канун чыгаручы кеше буларак, мин, Русия хакимиятенә кануни рәвештә мөрәҗәгать итүне дәвам итергә кирәк, дип уйлыйм. Әмма бу гына җитми. Без Русиядә ватандашлык җәмгыяте төзергә омтылабыз. Бу очракта халык активрак булырга тиеш. Халык бездән дә, Русия җитәкчелегеннән дә ныгытып таләп итсә, бу очракта гына уңышка ирешеп булачак”, ди Разил Вәлиев.

Русия Дәүләт Думасы белән аралар башка төбәкләрдә мактанырлык түгел. Мәсәлән, Санкт-Петербурның соңгы чакырылышта 59 проекты, Самар белән Чиләбенең - 53, Сахалинның 34, Киров өлкәсенең 21 проекты игътибарсыз калган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы чакырылышта төбәкләр тәкъдим иткән барлыгы 800гә якын проект кире кагылган, ни бары 65е кабул ителгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG