Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрбиләре Әфганстанга тагын өстәмә гаскәр җибәрмәкче


АКШ президенты Барак Обаманың баш хәрби киңәшчесе Әфганстанда көчәйгән Талибанга каршы сугышыр өчен өстәмә көчләр кирәк булырга мөмкин ди.

Берләштерелгән хәрби идарә башлыгы, адмирал Майк Муллен Конгресска сугыш катлаулана, дошман камилләшә бара диде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон сишәмбе көнне хәбәрчеләргә хөкүмәт бераздан Обама раслаган 21 мең өстәмә хәрбидән тыш Әфганстанга тагын гаскәр җибәрү-җибәрмәү турында карарын игълан итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG